Сөнчәледә бер көн: чуаш халкы ничек яши?

Алар  тизрәк ташу башланганын көтә. Чуашлар Сөлчә  елгасы буена төшеп,  Шыв юрри дигән җырларын башкарачак. Авыллары нык, тырыш халык яшәгәне күренә.  Барлыгы 156 йорт бар. Бакча һәм мәктәптә  балалар туган телләрен өйрәнә. Ә татарча «Мин сине яратам», «Акча бир әле», «Исәнмесез», «Рәхмәт» дигән сүзләрдән артыгын белмиләр. Чуаш халкы безне гореф-гадәтләре белән таныштырды, милли ризыкларын пешереп күрсәтте. Аксубай районындагы Сөнчәле авылы кешеләренең гадилегенә, яшәүдән мәгънә таба белүенә сокланып кайттык.

Яшәеш турында

Авыл халкының яртысы – өлкәннәр. Сөнчәлеләр өчен  бай йортлар, яңа машиналар түгел, ә әти-әни хакы  – иң мөһиме. Шуңа күрә  төпчек  ул гомер-гомергә әти-әнисен калдырып читкә  чыгып китмәгән. Авылда нәселләре белән  төпләнүчеләр дә юк түгел. Кулаковлар  дүрт ир туган авылда калган.  Авыл халкы, ялкау чуаш булмый, дигән әйтемне кабатларга ярата. Шуңа күрә күбесе мал-туар асрап көн күрә. Уннан  артык хуҗалыкта – 5, 7 хуҗалыкта 10  сыер тоталар.  Фермада дистәләп кеше эшләсә, калганнар мәктәптә хезмәт куя, шабашта эшләүчеләр дә бар.

Крайновлар нәселе дә – авылны саклаучылардан.  Өч  ир, ике кыз туганнары Сөнчәледә яши. Кайберләре авылга пенсиягә чыккач кайткан.

– Әниебез Зинаидага – 90 яшь.  Кышын кар көрәргә, җәй көннәрендә бәбкәләр сакларга булыша. 17 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Хатыным Валентина белән дус яшиләр. Әнине тәрбияләү – безнең өчен олы бурыч. Терлекләрне дә күп асрыйбыз. 4 сыерыбыз бар. Сөтен сатабыз, эремчек, май ясыйбыз. Сыер асрамаучылар аларны бездән сатып ала.  Эшләргә дә, күңел ачарга да вакыт табабыз, – ди  клубта методист булып эшләүче Сергей Крайнов.

  Белем турында

Без машинадан төшеп, «Исәнмесез!» дип әйтергә өлгермәдек, авыл халкы  безне  берәм-берәм кочаклый ук башлады. Кунакларны шулай каршылыйлар икән. Урамда җырлап, биеп каршы алганнан соң мәктәп эченә үттек. Күпме генә уку йортларында  булсак та, ап-ак баскычларны беренче тапкыр күрүебез иде.

– Монда әллә аксөякләр укыймы? – дип ак баскычларга  карап  шаккатып торганда, мәктәп директоры Яков Крюков: «Чуаш халкы чисталыкны ярата. Шуңа күрә ак төстә», – дип аңлатты.

Әлеге мәктәптә барлыгы 80 бала белем ала. Тирә-як авылдан балаларны  автобус белән китерәләр. Алар арасында руслар, татарлар да бар. Уку – рус телендә, 9 нчы сыйныфка кадәр атнага 2–3 сәгать чуаш теле дәресләре керә. Бакчага 18 бала йөри. Балалар бер-берсе белән чуашча аралаша. Телне онытмасыннар дип мәктәптә дә, гаиләдә дә  сакларга тырышалар.

Тарих һәм җәмгыять теле укытучысы Алексей Калуков әйтүенчә, 1861 елда авылда «земская школа» ачылган. 1930 елда чуаш гимназиясе булдырылган. Анда укытучылар, умартачыларны әзерләгәннәр. 1931 елда аны Аксубайга күчергәннәр.

Алексей Калуков мәктәп музее, чуаш халкының үзенчәлекләре белән таныштырды.  Диварларына тал, имән агачлары, кояш, капка рәсемнәре сурәтләнгән.  Болар тарихка, чуаш халкының гореф-гадәтләренә бәйле. Тумара тав дигән таш тора. Бу – Аллаһка дан дигән сүз.

Мәдәният турында

Сөнчәле  клубында безне авыл халкы җыелып көтә иде. Алар чуаш халкының төп бәйрәме – «Уяв»тан күренешләр күрсәттеләр. Үзләренең киемнәре, бизәнү-ясану әйберләре турында сөйләделәр. Киемнәренә карап, кемдә күпме бала, онык барлыгын, кыскасы, хуҗасы турында күп нәрсәне белергә була.

Вера Уканеева  – Кече Сөнчәле  клубы мөдире. 26 ел мәктәптә укытучы булып эшләгән, соңгы биш елда  мәдәниятне үстерүгә өлеш кертә. Ул җитәкләгән клуб 2019 елда республикадагы 2000 клубтан  «Иң яхшы авыл клублары» арасында «Традицияләрне саклаучы»  номинациясендә җиңүче дип табылган. Шул ук елны «Парне» дип исемләнгән  балалар ансамбле дә  җиңү яулаган.  Быел клублар арасында 130 мең сумлы грант откан. Клубта «Таван кил» дигән ансамбль эшли.

– Табигать белән гармониядә яшәргә тырышабыз. Су, кояш, җилне, Сөлчә елгасын һәрберебез хөрмәт итә. Авылда, болында, урманда һәр  кисәк җирнең үз исеме бар, – ди Вера Уканеева.

Ышанулар турында

Күп кешеләр өй яннарына миләш агачлары утырткан, шулай ук ишекләренә ат дагасы кадаклаучылар да бар. Алар яман күзләрдән саклый. Элегрәк авылны начар көчләрдән саклау өчен тимер күтәреп йөрү гадәте дә булган.

Авылда солдатны армиягә озату, Иске Яңа ел кичендә юраулар һәм башка йолаларга  игътибар бирәләр. Иске Яңа елда элек өйдә җыелып, юрый торган булсалар, хәзер клубка җыелалар. Кызлар башта чишмәгә барып, су алып кайта.  Аны чүлмәккә салып, өстен сөлге белән каплап куялар. Йөзекләрен шунда салалар. Төрле җырлар  җырлап,  шуннан берәм-берәм тартып чыгаралар. Җыр сүзләренә карап,  кызларга язмыш юрала. Әйбәт булса, әйбәт, начар булса, начар. Һәм шуның тормышка ашуына ышаналар.

Солдатлар армиягә киткәндә, кичен авыл читендәге карт тал янына җыелып әйлән-бәйлән әйләнә, җырлар җырлый.  Икенче көнне дә монда  килеп, бүләк итеп бирелгән сөлгеләрен калдыралар. Армиягә шушы урыннан китәләр. Тик бер шарт бар:  киткәндә артка борылып карарга ярамый. Егет сөйгәне бүләк иткән кулъяулыкны ала. Ә калган сөлгеләрне әти-әниләр өендә саклый, аңа уллары кайтканчы  кул сөртмиләр.

Бәйрәмнәр

Элек чуашларның йолалары һәм бәйрәмнәре аларның мәҗүси карашлары белән тыгыз бәйләнгән була һәм хуҗалык-игенчелек календарена туры китерелә: кояшны олылау бәйрәме (Май чабу), кояшка, Тура аллага һәм бабаларга корбан чалучы күпкөнлек язгы бәйрәм (Манкун), язгы җир сөрү бәйрәме (Акатуй) һ.б. Ашлыкларны җыеп алгач, яңа уңыш хөрмәтенә аллаларга һәм рухларга ялварулар, һәм рәхмәт белдерүләр йоласы башкарыла.

Бу – кызык!

Чуашларның төп бәйрәмнәре – Уяв

Чуашларның төп төсе – кызыл

Төп аллалары – Тура. Моннан тыш, Тураның атасы, Тураның анасы да бар.  Элек-электән чуашлар  табигать көчләренә: җилгә, һавага, кояшка,  җиргә, яшенгә табынганнар.

Табыну агачлары – тал, имән

Күздән саклаучы  агач – миләш

Авылда  һәр җирнең үз исеме бар, диләр.

Яла ягу, кеше әйберенә кагылганны  яратмыйлар. Эшне, чисталыкны яраталар.

Авылда әби-бабайлар рухына куелган багана тора, мәрхүмнәрнең исемнәре язылмаса да, шунда барып,  чын күңелдән теләк телиләр, дога укыйлар.

Сөнчәлегә 1610 елда  Үзи, Сөнчә, Макше дигән өч бертуган  нигез салган дигән риваять яши. Авыл аша Казанга сәүдә юлы  үткән.  Бертуганнар янәшәдәге  5–6 чакрым ераклыктагы  авылларда төпләнгәннәр. 1743 елга кадәр авыл халкы мәҗүси булган. 1911 елда  1300 кеше яшәсә, бүген аларның саны – 520.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү