• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «Кайчагында әнигә бернәрсә дә аласым килми. Үзенең акчасы җитәрлек…»

    «Кайчагында әнигә бернәрсә дә аласым килми. Үзенең акчасы җитәрлек…»

    Тукай яшәгән авыллар бүген нинди хәлдә: «Исемдә калганнар» әсәренә штрихлар

    Тукай яшәгән авыллар бүген нинди хәлдә: «Исемдә калганнар» әсәренә штрихлар

    Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь

    Йолдызнамә | 19–25 апрель

    Габдерәхимнең элеккеге хезмәттәше: «Радиога эшкә керүемә Габдрәхим сәбәпче»

    Габдерәхимнең элеккеге хезмәттәше: «Радиога эшкә керүемә Габдрәхим сәбәпче»

    Рузилә Сафина Габдерәхим турында: «Бер үкенече калды – сәхнәгә чыга алмады»

    Рузилә Сафина Габдерәхим турында: «Бер үкенече калды – сәхнәгә чыга алмады»

    Танылган журналист Габдерәхим вафат

    Габдерәхим «ВТ»га биргән соңгы интервьюсында: «Мин бөтен кешедән гафу үтендем»

    Рәйсә әби: «85 ел гомерем тегеп үтте»

    Рәйсә әби: «85 ел гомерем тегеп үтте»

    Риман Гыйлемханов: «Үзенең исеме юктыр, шуңа күрә көнләшеп язадыр», – диючеләр дә табылыр

    Риман Гыйлемханов: Мине милли шовинизмда гаепләүчеләр дә булыр

    Пранк ясыйм дип, күз чыгару: «хайп» белән җаваплылык чиге кайда?

    Пранк ясыйм дип, күз чыгару: «хайп» белән җаваплылык чиге кайда?

    Данил Сәфәров: «Хезмәт хакың бары тик ашарга һәм көн күрергә генә китеп бара икән, эшеңне алыштырырга кирәк»

    Данил Сәфәров: «Хезмәт хакың бары тик ашарга һәм көн күрергә генә китеп бара икән, эшеңне алыштырырга кирәк»

    Яшьлек кенә аз. Казан хоккейчылары финал урынына ялга чыкты

    Яшьлек кенә аз. Казан хоккейчылары финал урынына ялга чыкты

    «Улымның тереләсенә ышанам»

    «Улымның тереләсенә ышанам»

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Гази Заһитов турында: Рейхстагка менгәндә аркан, хәтта кадакка кадәр үзе белән алган була ул!

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Апрельнең икенче яртысында бакчадагы иң мөһим 7 ЭШ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле итеп каймаклы соуста тел әзерләү ЫСУЛЫ

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    Помидор депрессиядән коткара, яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

    82 яшьлек Илсур Гайфуллин: «Гөлләрне кар суы сибеп үстерәм»

    Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

    Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

    Орлык суганын ничек сайларга?

    Орлык суганын ничек сайларга?

    Ни өчен китапларның, фильмнарның эчтәлеген онытабыз?  (Хәтерне ныгыту буенча киңәшләр)

    Ни өчен китапларның, фильмнарның эчтәлеген онытабыз?  (Хәтерне ныгыту буенча киңәшләр)

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: авыртуны ничек аерырга?

- ieditor
08.04.2021
- Җәмгыять, Сәламәтлек
0
Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: авыртуны ничек аерырга?
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.

Остеохондроз – алар арасында иң таралганы.  Статистикага күз салсак, бүген халыкның 80 проценты нәкъ менә шуннан интегә. Күпләрнең гомерлек «юлдашы»на әверелгән бу чирдән ничек котылырга? Табиб-невролог, реабилитолог, физиотерапевт, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева белән әнә шул сорауга җавап эзләдек.

– Остеохондроз – умырткалыкны, аның дискларын зарарлаучы авыру, – ди табиб. –  Ул күзәтелгәндә умырткалар гына түгел, аның янәшәсендәге буын да үзгәрә. Остеохондроз шактый еш очрый. Еш кына ул кан әйләнеше бозылу аркасында пәйда була. Остеохондроз офис, банк хезмәткәре кебек көн буе утырып эшләүчеләр арасында күбрәк очрый. Авыр әйбер күтәреп эшләүче йөк бушатучы, эретеп ябыштыручылар да бу чир белән яхшы таныш.

– Күпләр остехондрозны йөрәк авырту белән бутый. Аларны ничек аерырга?

– Аларны, дөрестән дә, бик еш бутыйлар. Йөрәк авыртканда, кеше конкрет кайсы җире авыртуын төртеп күрсәтә алмый. Остехондроз вакытында исә кеше кайсы төше авыртканын төгәл белә. Йөрәк авырту кул, муен, теш казналыкларына бәрергә мөмкин. Ул кешенең нинди халәттә торуына бәйле түгел. Остехондроз вакытында исә авырту бер урында гына борчып тора. Кеше билгеле бер халәттә, яки ниндидер хәрәкәт ясаганда, мисал өчен, иелгәндә авырту көчәюне сизә. Андый чакта, гадәттә, умырткалык буыннары авырта.

– Остеохондроз вакытында организмда тагын нинди үзгәрешләр күзәтелә?

– Остехондроз вакытында буыннар сызлый. Умырткалык тирәсендә авырлык сизелә. Бу урында чәнчү, ою кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Остеохондроз вакытында гади генә эш башкарганда да арка авырта башларга мөмкин. Мисал өчен, хатын-кыз хәтта ашарга пешергән вакытта да уңайсызлык сизә ала. Бу вакытта еш кына буй-сынга да зыян килә. Кеше йөргәндә дөрес итеп түгел, ә үзенә уңайлы поза сайлап атлый башлый. Шуның аркасында умыртка баганасы кәкрәя. Моннан тыш остехондроз вакытында баш әйләнергә, баш авыртырга, кул-аяклар оерга да мөмкин.

– Остехондрозны ничек дәвалыйлар?

– Ул күбрәк олы кешеләр чире дип кабул ителә. Бу – гомуми төшенчә. Хәзер мондый диагнозны куймыйлар да диярлек. Чөнки ул умыртка баганасы белән бәйле бик күп үзгәрешләрне (спондилоартроз, умыртка бүсере, протрузия һ.б.) үз эченә ала. Шуңа күрә остехондрозны дәвалар алдыннан иң элек аның ни сәбәпле килеп чыкканын ачыкларга кирәк. Аны, нигездә, авыртуны баса торган препаратлар, ялкынсынуга каршы физиотерапия, магнит, рефлекс терапиясе ярдәмендә дәвалыйлар. Арка авыртканда махсус корсет, баш, муен авыртканда – Шанц якасы киеп йөриләр.

– Бу – күбрәк олы кешеләр чире, дидегез. Ләкин бүген остехондроз яшьләрдә еш очрый бит…

– Хәзер остеохондроз дөрестән дә яшәрә бара. Бүген ул хәтта 15–16 яшьлек балаларда да очрый. Хәзер кеше аз хәрәкәтләнә. Чир яшәрүнең төп сәбәбе әнә шуннан гыйбарәт. Совет чорындагы кебек организмны ныгытучы күнегүләр, гимнастика ясаучылар да аз. Гаджетларга текәлеп утыруны өстенрәк күрәбез. Хәзер күп кенә балалар физкультура дәресләренә дә йөрми бит. Белешмә алалар да шуның белән шул. Бүген балалар арасында яссы табанлылык, умыртка баганасы кәкрәю дә еш очрый. Болар киләчәктә шулай ук остехондроз китереп чыгарырга мөмкин.

– Остехондрозны вакытында дәваламау нәрсәсе белән куркыныч?

– Аны вакытында дәваламау протрузия, умыртка бүсере кебек җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Андый чакта нерв тамырлары кысыла. Нәтиҗәдә, кешенең башы авырта, аркада чәнчү, ою кебек уңайсызлыклар сизелә башлый. Кайбер кешеләрнең күрүе начарланып, колагы да начар ишетә башларга мөмкин.

– Бу чирне өй шартларында дәвалап буламы?

– Остехондрозны өй шартларында гына дәвалау мөмкин түгел. Ник дигәндә бу – хроник авырту. Дөрес, остехондроз вакытында ясала торган махсус күнегүләр бар. Аларны рәхәтләнеп өйдә дә башкарып була. Әмма аларны бары тик белгеч белән киңәшләшкәч кенә ясый башларга кирәк.

Остеохондрозны кисәтү буенча Диләрә Шаһиева киңәшләре

  1. Иң элек көндәлек режимны көйләгез. Вакытында ял итү бик мөһим.
  2. Физик күнегүләр, гимнастика ясау да файдага булачак.
  3. Бассейнга йөрү остехондрозны кисәтергә ярдәм итә.
  4. Көн саен 9 сәгать утырып эшләгән кеше шимбә, ял көннәрендә бакчага чыгып кына әллә нәрсә эшли алмый. Организм талчыккан, буыннар каткан була. Шуңа күрә гәүдәне физик эшкә, физик күнегүләргә алдан әзерләргә кирәк. Авыр физик эш башкарганда, күнегүләр ясаганда билгә корсет киеп кую да зыян итми.

Динә Гыйләҗиева

Фото: pixabay.com

Тэглар Диләрә ШаһиеваДинә ГыйләҗиевакиңәшостеохондрозСерле сандык
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Константин Хабенский «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды

15:17

Яшел Үзәндә бер ир-ат подвалга егылып төшкән

11:12

Белгеч сезонлы аллергиядән саклану ысулларын аңлатты

10:03

Тукай бәйрәмендә үткәреләчәк чараларының программасы билгеле

09:10

Казан янында агач йорт янган

16:31

Рөстәм Миңнеханов янгыннар һәм язгы ташуга бәйле ситуацияне контрольдә тотарга кушты

14:43

Танылган журналист Габдерәхим вафат

13:15

Танылган җырчыга карата наркотиклар пропагандалауга бәйле эш кузгаттылар

13:07

Путин 2020 елда 10 млн сумга якын акча эшләгән

13:02

Күп балалы гаиләләр өчен җәйге поездларга ташлама бирәчәкләр

12:57

Татарстанда 197 мең кеше коронавирустан вакцинация узган

12:49

Татарстан егете колорадо коңгызын җыю җайланмасы ясаган

10:44
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Халык синоптигы: «Бик чишенеп бетмәгез, әле сыерчык бураннары булмады»

16.04.2021

Зираттан чардуган урлаганнар: «Дөньяда мондый эш булмас, дип әйтерлек түгел икән»

15.04.2021

Аксубай фаҗигасе: «Кызларының кычкырганын, үксеп елаганын ишеттем»

15.04.2021

Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

15.04.2021

Салават Фәтхетдинов: «Инстаграм аша дөнья бутап, шуннан тәм табып яшәүчеләр бар. Андыйларны кызганам мин» 

15.04.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 13 Апр 2021 - 15:27 ЗуайраУраза вакытында Кан бирергэ туры килэ,ярыймыУраза турында 9 сорауга ҖАВАП
  • 11 Апр 2021 - 07:40 АнонимБәрле елгасы. Берлин түгелТатарстанда бер тәүлек эчендә 79 йорт яны участогын судан чистартканнар
  • 10 Апр 2021 - 19:15 АнонимУРЫНЫ ЖЭННЭТТЭ БУЛСЫН ,Бик яратып укыем анын ижатын ,Роберт Миңнуллинның кызы: «Әтинең сезгә дигән соңгы бүләге итеп кабул итегез!»
  • 10 Апр 2021 - 19:02 АнонимБигрэк кыэганыч бичаракай, ЧЫННАНДА нигэ эзлэп алмаган икэн куп еллар уткэн бит,Мона ошаган чын барлыклар бик куп языла дуслар ЯСМИНЭ,БЕЗНЕН…«Мин сине табармын, Илдус!»
  • 9 Апр 2021 - 22:39 АнонимСэлэмэтлэн Дэниф!!!🤲🤲🤲🙏🙏🙏Дәниф Шәрәфетдинов: «Кешегә авырлык китерүне дә җенем сөйми, ләкин бу соңгы чик иде»

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!