Роспотребнадзор белгечләре чит илләргә сәяхәткә барудан баш тартырга өнди

Чит илләрдә, бигрәк тә Төркиядә ял итәргә җыенган Татарстан халкына, ерак сәфәрләрдән тыелып торырга киңәш ителә. Рспотребнадзор идарәсенең Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашу вакытында шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, белгечләр чир таралуның тискәре тенденциясен күзәтә.

— Төркиядә авырулар артуы күзәтелә. Без халыкка чит илгә чыкмаска киңәш итәр идек, чөнки вазгыять бик тотрыксыз. Россиягә Төркиядән чир йоктырып кайтучылар да бар, — диде ул. — Төркиядә коронавирусның «британ штаммы» да киң таралган, ул бик йогышлы.


Фикер өстәү