82 яшьлек Миңниса әбинең картлыкка дип җыйган акчасы кая киткән?   

Татарстанда көн саен йөздән артык кеше мошенниклар кармагына эләгә. Шома телле аферистлар кәрәзле телефон аша яки нинди дә булса оешма вәкилләре сыйфатында  өеңә килеп, татарстанлыларның кесәсен йөзләрчә мең сумга «җиңеләйтеп» китә. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, республика буенча кешеләрдән алдап алынган акчаның гомуми суммасы аена 40 миллион сумга җитә!

Коронавирус зәхмәте чыккач, алдаркүселәр бермә-бер арткан. Башкаларның малына ия булуның нинди генә юлларын тапмыйлар да нинди генә закон бозуларга бармыйлар.  Алар өчен закон гына түгел, намус төшенчәсе дә юкка чыга бугай. Бу турыда сүз чыккач, Лаеш районы судьясы Евгений Рябин  күптән түгел генә булган гыйбрәтле хәл турында сөйләде.

…Казанда яшәүче Галиуллиннар лаеклы ялга чыккач, табиблар киңәше белән сулар һавасы чистарак булган җиргә күчү хәстәрен күрә башлый. Озакламый Лаеш шәһәренең Кама ярыннан ерак түгел бер урамында күңелләренә ятыш йорт та табалар. Башкаланың үзәк урамындагы өч бүлмәле фатирларын сатып, Кама ярларына хозурланып яши башлыйлар.

Еллар бер-бер артлы уза тора. Сәлимҗан ага җитмеше тулып берничә ай үткәч, Миңниса әбине ялгызын калдырып, кинәт кенә  мәңгелек йортка күчә.

Дөрес, Казандагы улы Ришат, килене Галия, оныклары әбине ялгызын калдырмаска тырыша. Соңгы елларда улының еш кына аракыга бирелеп, тормышы катлаулана баруына ана нык борчыла. Сиксән яше тулып узган көннәрендә бердәнбер улының тормыш упкынына тәгәри баруына кайсы ананың йөрәге түзсен?

…Эчкән кешене эштә дә, гаиләдә дә яратмыйлар. Ул әкренләп гаиләсе өчен чит кешегә әйләнә бара.  Лаешта булганда киң күңелле кунак үзе кебекләрне әледән-әле әнисе йортына чакырып сыйлый. Тик менә мәҗлес корыр өчен акчаны каян аласы?

Әнисенең картлык көненә дип җыйган акчасы барлыгын  Ришат яхшы белә. Тик, болай да икәүләшеп бер пенсия акчасына яшәгәндә, аңардан ничек сорыйсы? Күршедә торучы үзе кебек «мәҗлес яратучы» Илдар Сафиуллин белән шул турыда озак баш вата алар.

– Типсә, тимер өзәрлек ир-егетләр югыйсә. Оялмыйча, икесе дә әниләрен алдау юлына басканнар. Янәсе, Илдарның «ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткән әнисенә операция өчен 1 миллион 300 мең сум акча кирәк булган.  Акча алуы турында Илдар расписка да язган. Әнисе исән-сау терелеп чыккач, шул көнне үк бирәчәкләр, имеш, – дип искә ала бу хәлне судья Евгений Рябин.

Бичара ана, күршесенең хәлен белергә дип кергәч кенә, улының Кырымга ял итәргә ни өчен гаиләсе белән түгел, ә  Илдар Сафиуллин белән китүенең сәбәбен аңлый. Тик соң була шул инде…

Кырымнан кайткач та, алдакчылар өч ел дәвамында гаепне берсе икенчесенә аударырга тырыша. Лаеш районы суды бу турыда тупланган барлык материалларны өйрәнгәннән соң, Россия Федерациясенең Гражданлык кодексы турындагы 278 маддәсе нигезендә, «алдау юлына басып, акча алучының бурычын кайтару мөмкинлеге булмау сәбәпле, аның карамагындагы җир кишәрлеген бурычны түләү максатында файдалану турында» карар кабул итә. Карар бер ай эчендә үз көченә керә.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү