«Улымның тереләсенә ышанам»

Алты яшьлек Рамин Гайсамовка ярдәм кирәк. Башка иптәшләре кебек түгел ул. Авыруы аркасында йөри дә алмый, башын да 10 айда гына тотарга өйрәнгән. Әмма әтисе белән әнисе улларының савыгасына бик ышана.

– Тулгакларым авыр булды минем. Үзем таба алмагач, кесерев кисеме ясадылар. Туганда сау-сәламәт иде кебек. Тик икенче көнне улымның хәле начарланып китте. Бары тик өйгә чыкканда гына, табиб сабырлык телим сезгә дип озатып калды. Ул чакта табиб баламның авыру булачагын белгәндер, мөгаен, – дип сөйли Светлана.

Сабыйга өч ай чагында алар тагын табибка күренә. Невропатолог күп итеп дарулар язып бирә, сәламәтлегендә кимчелекләр бар дип әйтә. Менә шулчакта Раминга ДЦП диагнозы куела.

– Башта ышанмадык. Казанга барып тикшерелгәч кенә, диагнозның дөрес икәнлегенә инандык. Шуннан соң без баланы төрле тернәкләндерү үзәкләренә йөртә башладык. Дәвалануның нәтиҗәсе күренде – ул хәзер әкренләп җөмләләр әйтә, безне аңлый. Йөрмәсә дә, утырып тора, үрмәли, – ди әнисе.

Раминга гел дәваланырга кирәк.  Әгәр берәр тернәкләндерү үзәгенә бармыйча каласың икән, шундук кирегә үзгәреш сизелә. Мондый балалар белән һәрдаим шөгыльләнергә кирәк. Озакламый тагын бер үзәккә барасы идек. Тик акчабыз җитми. Үзем бала белән өйдә булгач, тормыш алып бару ирем өстендә. Артык акчабыз калмый. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык, – ди Светлана.

Рамин Гайсамовка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Светлана Ивановна Гайсамова исемендәге Саклык банкы картасы номеры:

  4276 6200 2682 6655.

Ак Барс картасы номеры:  4000 7934 7373 7122.

Элемтә өчен әнисенең телефон номеры: 89178908207.


«Улымның тереләсенә ышанам»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү