«Балаларны үтерүләрен белгәч акылдан шашам дип торам»

Чәчәк кибетендә чират, мәктәп янына халык агыла. Казан халкы иртән фаҗига булган 175 мәктәп янына агыла. Машина куярга урыннар юк. Халык мәктәп янына төркемләп кенә кертелә.

Ике урынга сабыйлар истәлегенә чәчәкләр, уенчыклар һәм шәмнәр куелган. Чәчәк бәйләмнәрен тотып килүчеләр арасында кемнәр генә юк. Таякка таянган әбиләр дә, мәктәп укучылары да, яшь егет-кызлар да бар. Барысының да йөзендә сагыш, күзендә яшь. Ирләргә кадәр елый.

– Күрше йортта яшибез. Иртәдән бирле елыйм. Башта нидер шартлады дип уйладым. Аннары балаларны үтерүләрен белгәч акылдан шашам дип торам. Үземнекеләр үсте инде. Ышанмаслык хәл бу. Йөрәк елый, – ди Наталья ханым.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү