Дөньядагы иң күп хатынлы һәм иң күп балалы ир вафат булган

13 июнь көнне 39 хатыны, 89 баласы һәм 36 оныгы булган дөньядагы иң «бай» ир үлгән. Аңа 76 яшь булган. Бу хакта news.mail.ru хәбәр итте.

Зиона Чана диабет һәм гипертониядән интеккән. Якшәмбе кич аны хастаханәгә китергәннәр, соңрак аның үлеме турында мәгълүмат тарала.

Чана һәм аның гаиләсе 4 катлы йортта яшәгән. Аның җиһаз фабрикасы һәм дуңгыз фермасы булган. Шунлыктан ул үз авылы кешеләрен эш белән тәэмин итеп торган. Хатыны һәм балалары бакчачылык белән шөгыльләнгән.

Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, гаиләгә бер утырып ашау өчен 30 кг тавык, 60 кг бәрәңге һәм 50 кг дөге кирәк булган.

Фото: Getty Images


Фикер өстәү