Андрей Герасимов: «Без – тыйнак, җаваплы халык»

Сүз белән генә түгел, эш белән күрсәтәсе. Татарстан Республикасы удмуртлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей ГЕРАСИМОВ һәр башлангычта үрнәк булганда гына, алга барып була, ди. Ул 2016 елдан автономияне җитәкли. Аның белән удмурт халкының яшәеше, киләчәккә юнәлгән ниятләр турында сөйләштек.

 :: Татарстанда яшәүче удмуртлар нинди алар, Андрей Сергеевич?

− Удмуртлар – эш сөючән, тыйнак, җаваплы халык. Без гаилә кыйммәтләрен саклыйбыз. Авылларда бу аеруча сизелә. Традиция, мәдәният буыннан-буынга күчсен иде дип борчылучылар да без. Гадилек тә хас инде. Башка кешеләргә карата сакчыл. Аннан килеп, безнең ышанычыбызны яулап алу кыен дияр идем. Әмма удмуртлар беркайчан да хыянәт юлына басмаячак. Башка милләт-халыклар белән дусбыз. Русчаны да, татарчаны да аңларлык дәрәҗәдә генә түгел, сөйләшерлек дәрәҗәдә беләбез! Авылларда бу бигрәк тә сизелә.

:: Сер түгел, заманасы шундый бит: глобальләшү, заманчалашу һәм башкасы йогынтысында традицияләр, мәдәният турында онытабыз. Бу җәһәттән удмуртларның хәле ничек? Яшьләргә бу нәрсәләр бик кызык та түгел кебек бит.

−  Удмурт яшьләре мисалында киресен исбатлап карыйм. Мисал өчен, катгый рәвештә башка удмуртлар белән бары тик удмурт телендә генә сөйләшүче яшьләр бар. Алар күп түгел, әмма бар бит. Мәдәнияткә килгәндә, буыннан-буынга гаиләдәге кыйммәтләрне күчерергә теләгән яшьләр дә юк түгел. Совет заманында үз телеңдә аралашу оят санала иде кебек. Әмма хәзер милли сәясәт башкача яңгыраш тапты. Үз телеңдә, туган телеңдә сөйләшү – «модно» ул, бу – горурлык. Мәҗбүриләү түгел, актуальләштерү һәм пропаганда мөһим. Яшьләрдә телне өйрәнү омтылышын күрәм мин. Әле бит күптән түгел беренче мәртәбә фин-угор милләтләре форумы булып узды. Мин махсус рәвештә яшьләр секциясенә язылдым. Гаҗәпләндем! Яшь буын үз телен, мәдәниятен популярлаштыруга бәйле шундый күп һәм кызыклы проектлар тәкъдим итте. Андый кешеләрне бер урында тупларга, җыярга гына кирәк бит. Дәүләтнең дә моның өчен шартлар тудырып торуы бик яхшы. Павел Александров (Shoner Paul – Ред.) дигән яшь удмурт егетебезне беләсездер. «Кече халыклар Евровидениесе»ндә катнашты, өченче урынны яулады ул. «Закария» төркеме дә таныштыр. Бу бит – яшьләр. Алар бит инде – киләчәк. Әйткәнемчә, шартларын тудырсаң, яшьләр үзләре тартыла. Аларга бу кызык түгел дию дөрес булмас.

:: 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нинди планнар белән кердегез? Автономиянең бу уңайдан эшчәнлеге турында да беләсе килә.

− Безнең автономиянең елдан елга күчеп бара торган берничә төп бурычы бар. Барлык чаралар да нәкъ шул бурычларга бәйле. Моңа өстәп төп максат – үз телен, тарихын, мәдәниятен белгән халык санын арттыру һәм башка халыклар белән бергә дус-тату яшәүне тәэмин итү. Бурычларыбыз димәктән, алар милләттәшләребезнең төрле катлавын үз эченә ала. Беренчесе – мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга туган телгә мәхәббәт сеңдерү, ата-аналарның кызыксынуын арттыру. Бу җәһәттән, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, рес­публикакүләм «Мудорвай» дигән конкурс оештырабыз. Ул удмурт мәдәнияте белән кызыксынган мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфларда укучы балалар арасында үткәрелә. Бу конкурсны башлап җибәргәндә катнашучылар саны 340 булса, инде хәзер 800дән артып киттек. Шунысы да бар: башка милләт вәкилләре дә катнашырга теләк белдерә! Бүтәннәрнең дә безнең мәдәниятебез белән кызыксынуы – сөендерә торган күренеш! Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен конкурсыбыз бар. Монда инде тәрбиячеләрнең удмурт телендә нинди методика кулланып белем бирүләренә, тәҗрибәләренә карыйбыз. Нәтиҗәләре быел көзен билгеле булачак. Халыклар дуслыгы йортында зона турларын узган тәрбиячеләр очрашачак.

Икенче бурычыбыз – урта һәм өлкән сыйныф укучыларына үз телләренә, мәдәниятенә мәхәббәт сеңдерү, кызыксыну уяту тора. Бу урында Кукмара районын билгеләп үтәсе килә. Ел саен фәнни-практик конференция оештыралар. Бу – балалар һәм педагогларның тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мәйданчыгы. Удмуртия, Башкортстан укытучыларын чакырабыз. Фән олимпиадалары узгач, җиңү яулаган балалар белән очрашырга, сөйләшергә тырышабыз. Автономия барлыгын, үзебезнең эшчәнлек турында әйтәбез.

Өченче бурыч – тел һәм мәдәнияткә мәхәббәт, кызыксынуны студент һәм эшче яшьләр арасында сеңдерү, арттыру. Ел саен «БиГерд» дигән форум оештырабыз. Ул Гырон Быдтон бәйрәме кысасында уза. Яшьләр өчен төрле тематик мәйданчыклар тәкъдим итәбез. Бу – аларның очрашу, аралашу урыны. Хәтта шушы бәйрәм-конкурслардан соң дуслашып, гаилә корган кешеләребез дә бар. Ел саен сентябрь – октябрь аенда шәһәргә килгән удмурт яшьләре белән очрашырга тырышабыз. Аларга шәһәр мохитенә ияләшергә булышабыз. Шул ук вакытта тамырларын да онытмасыннар иде, дибез. Дүртенче бурыч – удмурт мәдәниятен фестиваль-конкурсларда катнашу бәрабәренә массакүләм тарату. Монда инде күбрәк олыраклар, фольклор коллективлары белән эшлибез. Бишенче бурычка дәүләт, муниципаль идарә, оешмалар, бизнес белән эшчәнлек алып бару керә: төрле форумнарда, съездларда катнашу, муниципаль идарә җитәкчеләре катнашында җирле автономия вәкилләре белән очрашу. Ниндидер сораулар туа икән, бергәләп хәл итүне кайгыртабыз. Алтынчы бурыч – урыннарда милли-мәдәни автономияләр эшен оештыру. Айга берничә тапкыр ZOOM аша очрашып торабыз. Елга бер генә җыелып эш бармас иде. Җиденче бурыч – мәгълүмати кыр булдыру. Бу – оештырган эшләребезне халыкка күрсәтү. Социаль челтәрләр, интернеттан актив файдаланабыз. Бу әле – элемтә ысулы да.

 


Фикер өстәү