Хөкүмәт мәктәп яшендәге балалар үсә торган гаиләләргә 10шар мең сум акча бирү тәртибен һәм шартларын раслады.
Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелә торган түләүне, әгәр балага 6 яшь тулса (2021 елның 1 сентябренә кадәр), 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр алырга мөмкин.
Беренче түләүләрен 16 августта ук алачаклар. Шулай итеп, әти-әниләрнең балаларын мәктәпкә әзерләргә вакыты булачак.