Желелы помидор ясау ЫСУЛЫ

Әлеге рецепт берәр литрлы 4 банкага исәпләнгән. Кирәк булыр: 2 кг помидор, 1 л су, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 2 аш кашыгы желатин, 1 баш суган, төелмәгән кара борыч, 2 тырнак сарымсак.

Помидорларны турап банкага тутырырга, борыч, сарымсак, боҗралап турап суган салырга, маринад агызырга һәм 10 минут стерильләштереп, каплап куярга.


Фикер өстәү