Сырганактан файдалы чәй РЕЦЕПТЫ

Зөлфия Хәлиуллина рецепты.

Көзге салкын көннәрдә кәефне һәм иммунитетны күтәрү өчен менә дигән эчемлек!

Моның өчен стакан ярым тирәсе сырганакны юабыз да блендер  белән  ваклыйбыз.  Җимешне агач кашык белән генә сытарга да була. Сырганак боламыгына корица таякчыгы, бераз бал яки шикәр комы, бер әфлисунны телемнәргә турап салабыз һәм өстенә кайнап торган 1,5 л  су коябыз. 10 минут тирәсе төнәткәннән соң кайнар килеш эчәбез. Төелгән сырганакның тәме тизрәк чыга.

Чәйләрегез тәмле булсын, авырмагыз, суыкка бирешмәгез!


Фикер өстәү