Үләнче Фирая Захарова: Гөлҗимештә С витамины лимон, әфлисун һәм кара миләштәгегә караганда күбрәк

Берсеннән-берсе матур, хуш исле, тәмле! Балан, кызыл, кара миләш, гөлҗимеш кебек көзге җиләкләр турында сүз.  Табигатьнең даруга тиң бу нигъмәтләре иммунитетны ныгытырга, организмга ялкынсынуга  каршы көрәшергә, яман шеш авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Көзге җиләкләрне җыю, саклау, куллану серләренә төшенү өчен халык ысуллары белән дәвалаучы, үләнче Фирая Захаровага мөрәҗәгать иттек.

– Фирая ханым, көзге җиләкләр, дигәндә, шәхсән үзегез кайсыларына өстенлек бирәсез?

– Табигатьтә файдасыз әйбер юк. Шулай да сүземне гөлҗимештән башлап җибәрәсем килә. Анда С витамины лимон, әфлисун һәм кара миләштәгегә караганда да күбрәк. Гөлҗимеш  – бакча розаларының борынгы «бабасы». Галимнәр аларның бүгенге сортларын нәкъ менә шул гөлҗимеш нигезендә уйлап тапкан. Гөлҗимеш чәен даими куллану игътибарны арттыра, бөер һәм бавырга уңай тәэсир итә. Кызыл миләшкә килсәк, төнәтмә рәвешендә ул организмны авыр металлардан һәм радиоактив матдәләрдән чистарта. Андагы файдалы каротин матдәсе кишернең кайбер сортларындагыга караганда да күбрәк. Кара миләш – кан басымы югары булган кешеләр өчен дәва, шул ук вакытта йодка да бай: калкансыман биздәге теге яки бу көйсезлекләрдән котылырга булыша. Баланнан  ясалган төрле эчемлекләр да кан басымын көйли. Тик көзге җиләкләрне дә теләсә ничек файдаланырга ярамый. Әйтик, кара миләш, күп кулланганда, канны куертырга мөмкин. Баланның  исә кан басымын төшерү куркынычы бар. Шуңа күрә теге яки бу җимешне, үләнне кулланганчы, табиб белән киңәшләшеп алырга кирәк.

– Вакытында җыйганда, дөрес итеп саклаганда гына җиләк организм өчен файдалы буладыр…

– Әлбәттә. Көзге җиләкләрне кырауларга кадәр, тулышып өлгергәнче җыеп калырга кирәк. Аз гына өлгереп җитмәгән булсын. Мондый җиләк – ачырак, аның каравы витаминнары күбрәк була.  Баланны, гөлҗимешне, тәм керсен өчен, кырау төшкәч кенә җыючылар да бар. Кайнатма ясау өчен алары әйбәтрәк анысы. Тик дәва максатында җиләкләрне суык алганчы җыеп куярга кирәк. Саклауга килсәк, иң әйбәте – суыткычта катыру. Кирәк вакытта гына аласың да, йә морс ясыйсың, йә компотка кушып җибәрәсең, яисә чәй әзерлисең. Киптерергә дә була. Көзге җиләкләрне күләгә, җиләс урында кәгазьгә тезеп (2–4 атна кибә) яки тиз арада газ мичендә генә дә киптереп алырга мөмкин. Кипкән җиләкләрне, һава керерлек итеп, кәгазь тартмаларга яки чүпрәк капчыкларга тутырып сакларга кирәк.

– Көзге җиләкләргә ниндидер үләннәр кушып, төрле төнәтмәләр әзерләүчеләр дә бар. Сез үзегез аларны ничегрәк ясыйсыз?

– Гөлҗимешкә 6–7 төрле үлән – кура җиләге яфраклары, бөтнек яки мелисса, усак кайрысы, ак чыршы (пихта), гадәти чыршы яки нарат ботаклары, укроп орлыклары салып (1:1 исәбеннән) төнәтмә ясап эчәргә яратам. Мондый төнәтмә иммунитетны ныгыта, тынычландыра, йөрәккә сихәт бирә.  Кайвакытта кипкән гөлҗимештән хуш исле чәй генә ясап та эчәм. Бигрәк тә суык тиюләр сезонында шушы төнәтмәне эчү бик файдалы.

Фирая Захаровадан  кара миләш белән әфлисуннан шикәрле катнашма ясау ысулы

1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы һәм 2 әфлисун кирәк булачак.

Кара миләшне юып, суын саркытабыз. Әфлисуннарны юып, кайнар су белән пешекләп алабыз. Җиләккә ярты кило шикәр комы кушып, блендерда ваклыйбыз яки агач кашык белән изәбез. Әфлисуннарны турап, төшләрен алабыз һәм кабыгы белән бергә иттарткыч аша үткәрәбез.

Вакланган җимешләрне эмаль кәстрүлгә салып, шуңа әфлисун һәм ярты кило шикәр комы өстибез. Болгатабыз. Кәстрүлнең капкачын ябып, 2–3 сәгать тотабыз, ләкин суыткычка алып куймыйбыз. Шикәре эреп беткәнче, болгаткалап торабыз. Утка куймыйбыз, кайнатмыйбыз! Юкса витаминнары югалачак.

Әзер катнашманы парландырылган чиста банкаларга  тутырып, капкач белән борып ябабыз.


Фикер өстәү