17 яшьлек мошенник миллиардерның улын 24 миллион сумлык фатирыннан мәхрүм иткән

Танылган миллиардер Гавриил Юшваевның улы  балигъ булмаган мошенник корбаны булган. Ул 24 миллион сумлыкфатирын югалта язган, бу хакта KP.RU хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, 24 яшьлек Илья полициягә сентябрь башында ук мөрәҗәгать иткән, тик тикшерү эшләре әле яңарак кына нәтиҗә биргән. Хокук сакчылары җинаятьченең кем булуын ачыклаган.

Шикләнелүче 17 яшьлек егет чит фамилия белән ялган кәгазь эшләре алып барган. Нәтиҗәдә, миллионерның улы чак кына кыйммәтле фатирыннан колак какмаган. Хокук сакчылары эшне тикшерүне дәвам итә.

Гавриил Юшваевның байлыгы миллиардлаган долларлар белән исәпләнә. 2019 елда ул Forbes исемлегенә кергән, ул чакта аның капиталы 1,5 миллиард долларга бәяләнгән. Моңарчы Юшваев «Вимм-Билль-Данн», PepsiCo һәм «Полюс» алтын чыгару предприятиесе компанияләренең төп акционеры булган.


Фикер өстәү