Татарстанда югары уку йортлары дистантка күчәрме?

Татарстанда югары уку йортларында укучы студентларның нибары 32 проценты гына вакцина ясаткан. Бу нәрсәгә китерәчәк? Вузлар дистантка күчәчәкме? «ВТ» хәбәрчесе югары уку йортларындагы вазгыятьне белеште.

Июнь аенда Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе  вузларга 18 яшьтән өлкәнрәк булган студентларга, шулай ук мөгаллимнәргә мәҗбүри вакцина ясату  турында  карар   җибәргән иде. Россия Мәгърифәт министрлыгы,  ихтыяри булырга тиеш, дип ачыклык керткәннән соң, тема кузгатылмады. Хәзерге вакытта уку йортларында вакцина ясату оештырыла.

Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетның (КАИ) укыту эшләре буенча проректоры Роман Моисеев белдергәнчә, хәзерге вакытта хезмәткәрләрнең 82 проценты вакцина ясаткан. Студентлар арасында бу сан – 35  процент. Уку йортында әлеге эш дәвам итә.

– Россия Мәгърифәт министрлыгының  боерыгына нигезләнеп, хәзерге вакытта  бездә уку катнаш форматта оештырыла. Зур төркемнәрдә лекцияләр дистанцион, практик һәм лаборатор эшләр көндезге форматта уза. Әгәр Татарстанның баш санитария табибы яки Татарстан Министрлар Кабинетының студентларны дистантка күчерү турында күрсәтмәсе булса, безнең университет заманча чаралар, платформалар кулланып, аны оештырырга әзер, – диде Роман Моисеев.

Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студентларга QR-кодлар кертүнең техник мөмкинлекләрен һәм норматив хокукый нигезләре турында уйлана. Ректор Асия Тимирясова әйтүенчә, югары уку йортында уку процессын  көндезге һәм дистант формасында оештыру өчен кирәкле бөтен нәрсә бар.

– Без мәҗбүри чаралар студентлар һәм укытучылар арасында уңайсызлыклар тудырырга мөмкин икәнлеген аңлыйбыз. Мондый катгый чараларга барып җитмәс дип уйлыйбыз. Студентлар арасында вакцинаның кирәклеген аңлау бар. Бу – коллектив иммунитет барлыкка килүнең һәм инфекция таралуны туктатуның иң нәтиҗәле ысулы. Атна саен университетның медицина кабинетында 100дән артык студент һәм уку йорты хезмәткәрләре ирекле вакцинация уза. Без бу эшне актив рәвештә дәвам иттерәбез. Бүген   студентларның яртысы һәм  мөгаллимнәрнең 90 проценттан артыгы прививка ясаткан. Калган хезмәткәрләрнең медицина белешмәләре бар, – диде Асия Тимирясова.

ТИСБИда  бүген 5 меңнән  артык студент белем ала. Ректоры Алексей Лопатин әйтүенчә,  аларның 33,5 проценты вакцина ясаткан.  Укытучылар арасында бу сан – 70 процент.

– Студентлар  авырмыйча тормый. Хәзер ковид, грипп дип кистереп  әйтү авыр. Ел буе битлектән йөрү, кулларны еш юуның файдасы бар. Яз-көз  арта торган авырулар  азайды кебек тоела миңа, – ди ректор. – Көндезге бүлектә белем алучы 18 яшьтән олырак студентларны контрольдә тотабыз. Аларның 33,5 проценты вакцина ясаткан. Студентлар белән очрашып, аңлату эшләре алып барабыз.  Бары үзең үрнәк күрсәтеп кенә  нәрсәдер сөйләп була.  Бәйрәмнәргә кадәр  табиблар килеп, 200 кешегә вакцина ясады. Хәзер кабат дәвам иттерәбез. Теләгән барлык чит ил студентларына  университет хисабына прививка үткәрдек. Без республика штабы карарларына нигезләнеп эшлибез. Әгәр QR-кодлар кертергә кушылса, кертәчәкбез.

Алексей Лопатин белдергәнчә, катнаш формат  вузлар өчен кыенлык тудыра.  Бер үк вакытта   белем бирүне аудиториядә дә, онлайн да оештырырга кирәк.

– Һәр аудитория читтән торып укыту өчен җиһазландырылырга тиеш. Әйтик, юриспруденцияне алыйк. Криминалистика  лабораториясе, суд залына бәйле практик дәресләр бар. Шул ук вакытта мәгълүмат технологияләренә бәйле лекцияләрне  читтән торып укыту бик авыр.  Шуңа күрә уку йә көндезге, йә читтән торып булырга тиеш. Катнаш укыту финанс ягыннан да чыгымлы, сыйфатка да зыян китерә. Безгә укуны вузда оештыру уңайлы. Әмма вазгыять төрле якка үзгәрергә мөмкин бит. Киләчәк турында фикер алышу җиңел түгел. Хәзерге вакытта лекцияләр вузда оештырыла. Әмма төркемнәрдә студентлар  күп булганда, онлайн форматны да кулланабыз.

Казан дәүләт медицина университетында уку катнаш форматта оештырыла. Анда студентларның 80, 97 проценты вакцина ясаткан. Хезмәткәрләр арасында бу сан 83,5 процентка җиткән.

КФУда вакцинация буенча сорауларга җавап бирүдән баш тарттылар. Вуздагы вазгыять турында студентлардан сораштырдык.

– Университетка кергәндә, QR-код сорамыйлар. Мин прививка ясаттым. Төркемдә чирләүчеләр юк. Укырга йөрибез, уку онлайн форматта оештырылмый, – диде КФУ студенты  Исламия Сафина. Айгөл исемле туташ исә: «Бәйрәмнәрдә бер атна онлайн укыдык. Башта Яңа елга кадәр дистант булачак дигәннәр иде, әмма планнар үзгәргән. Авыручылар  шактый. Институтта өч төркемне яптылар. Өйдә укыйсы килми.  Вузга барып укуга җитми инде. Барысы да аңлашыла, өй эшләрен дә  интернет аша җибәрәсе юк», – диде.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү