Газетага язылу

Путин пандемиянең яңа дулкынына керүебез турында белдергән

Дөнья, инфляция басымы хөкем сөргән бер мәлдә, пандемиянең чираттагы дулкынына керә, дип белдергән Россия Президенты Владимир Путин.

“Агымдагы чорда икътисади хәлләрнең төп аермасы – инфляция дәрәҗәсенең зур булуында. Дөнья шуның белән пандемиянең чираттагы дулкынына кереп килә”, – дигән Владимир Путин “Россия зовет!” инвестиция форумында.

Президент билгеләп үткәнчә, бәяләр үсү берсен-берсе көчәйткән бик күп сәбәпләргә бәйле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин Владмир Путин

Көн хәбәре