Яңа елга кадәр QR-код куллану гамәлдән чыгарылырмы?

Бу сорауга журналистлар белән очрашу вакытында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җавап бирде.

— Татарстан декабрь азагына күмәк иммунитет формалаштырып өлгермәячәк. 300 мең тирәсе кешегә прививка кадатырга кирәк. Декабрьгә кадәр моңа ирешербез дип өметләнсәк тә, булмады. Гыйнварга өметләнәбез. Шуңа күрә Яңа елга кадәр QR-код системасын гамәлдән чыгармаячакбыз, — дип белдерде ул.


Фикер өстәү