Россия Банкы тиздән 100 сумлык яңа акча баса башлаячак

Россия Банкы якындагы айларда 100 сумлык яңа кәгазь акча белән таныштырачак. Банк рәисе урынбасары Михаил Алексеев Югары икътисад мәктәбендә лекция укыганда шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Якындагы айларда, бәлки инде якындагы атналарда ук, мөһим вакыйга булачак. Матбугат конференциясе үткәрелеп, анда яңа акча белән таныштыру булачак”, – дигән ул.

Моннан тыш тагын биш төрле кәгазь акчаны яңарту күздә тотыла. Яңа 1 мең һәм 5 мең сумлыклар – 2023 елда, 500 сумлык – 2024 елда, 10 һәм 50 сумлыклар – 2025 елда әйләнешкә кертеләчәк икән.


Фикер өстәү