Ялгыз әти-әниләргә һәм йөкле ханымнарга түләнә торган пособияләр күләме артты

2022 елның башыннан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларын ялгыз үстерүче әти-әниләргә һәм йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасына исәпкә баскан ханымнарга ай саен түләнә торган пособиенең күләме артты. Бу хакта Российская газета.ru яза.

Закон буенча, әлеге түләүләрнең бәясе, Россия Пенсия фондының Хакасия буенча бүлекчәсе белгечләре әйтүенчә, региондагы яшәү минимумына бәйле. Мәсәлән, ялгыз әти-әниләргә түләнә торган пособия күләме регионда балаларга каралган яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.

Ел саен яшәү минимумы күләме арта. Шуңа бәйле рәвештә пособияләр дә арта. Әлеге төр түләү бер елга билгеләнә. Аннары аны алыр өчен хокукың булуны кабат расларга кирәк.

Авырлы ханымнарга түләнүче пособияләр белән дә шундый ук ситуация. Аның күләме регионда эшкә сәләтле гражданнар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә. Әлеге пособие гаилә кереме аз булган хатын-кызларга түләнә. Аны бала тапканчыга кадәр ай саен бирәләр.

Гыйнвар ае өчен арттырылган пособиеләр ике категориягә дә февраль аенда күчереләчәк.


Фикер өстәү