15 март тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне

1962 елның 15 мартында АКШ президенты Джон Кеннеди конгресста чыгыш ясаганда, беренче тапкыр «кулланучы» төшенчәсенә аңлатма бирә. Ул кулланучы хокукын дүрт юнәлештә билгели: мәгълүмат; товар һәм хезмәтләрнең куркынычсызлыгы; көндәшлек нигезендә товар һәм хезмәтләрне сайлау; сүзнең тыңлануы. Бу көн беренче тапкыр 1983 елда билгеләнеп үтелә.

Беренче һәм бердәнбер

32 ел элек (1990) Михаил Горбачев СССРның беренче һәм бердәнбер президенты булып сайлана. Аның өчен 1329 депутат тавыш бирә, 495 е каршы була. 1991 елның 25 декабрендә Михаил Горбачев посттан китә. Аның китүе белән СССР Президенты вазыйфасы яшәүдән туктый.

СССР Министрлар Советы

76 ел элек (1946) Халык Комиссарлары Советы СССР Министрлар Советы дип үзгәртелә.

Вакытлы хөкүмәт

105 ел элек (1917) Петроградта Россия  властеның яңа иң югары органы – Вакытлы Хөкүмәт төзү турында игълан ителә. Аны Александр Керенский җитәкли. Бу хөкүмәт ярты елдан аз гына артыграк эшләп, 1917 елның көзендә таркала.

Беренче эскалатор

130 ел элек (1892) Америка уйлап табучысы Джесс Рено эскалатор патентлый. Беренче “хәрәкәт итүче баскыч”ны 1859 елда Натан Эймс уйлап тапкан була. Әмма аны беркем дә кирәксенми. Джесс Рено эскалаторын исә Нью Йоркта Кони-Айленд паркына туристлар өчен аттракцион буларак куялар. Метрода эскалатор бренче тапкыр Лондонда пәйда була. Бүген кулланыла торган эскалаторны 1921 елда гына уйлап табалар.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү