Складлардагы төп товар запасы барыбызга да җитәрлек

Татарстанда шикәр комы, ярма кебек ризыкларны сату күләме кимегән, әмма уртача куллану күләме барыбер гадәттәгедән күбрәк әле. Складлардагы төп товар запасы барыбызга да җитәрлек дәрәҗәдә. Бу хакта вицепремьер икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.

«Озак саклана торган продуктларны сату күләме алдагы атна белән чагыштырганда 10–25 процентка кимегән. Ихтыяҗ тотрыклылана башлаган, димәк. Яңа компанияләр белән килешүләр төзү, товар күләмен арттыру, бер кешегә сатылган товар күләмен чикләү ихтыяҗны киметүгә ярдәм итә», – дигән ул. Республикада яшәүчеләрне кирәкле продукция белән тәэмин итү өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнар белән берлектә язгы ярминкәләр үткәрә. Аларда арзанлырак бәядән кирәкле барлык продуктларны сатып алырга мөмкин. Башка чаралар да күрелә. Әйтик, шикәр комын югары бәядән алып сатуның берничә очрагы ачыкланган. Хәзер аларны хокук сакчылары тикшерә.

Даруларга килгәндә, Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, узган атнада 2,6 айдан 5,2 айга кадәр җитәрлек товар запасы (барлыгы 4,8 миллиард сумлык) булдырылган. Хәзерге вакытта даруханәләрдә кирәкле барлык препаратлар бар. Даруханәләр челтәрендә товар белән тәэмин ителүгә һәм бәяләргә көн саен мониторинг үткәрелә.

Киңәшмәдә импортны алыштыру мәсьәләсе турында да сүз булды. Республика маркетинг үзәге, санкцияләр кертелү сәбәпле, базардан киткән товар белән тәэмин итүчеләр урынына яңаларын эзләү бурычын хәл итә. Ә инде Дәүләт заказы агентлыгы чит ил продукциясен алыштыру буенча тәкъдимнәр каталогын эшли. Бер атна эчендә якынча 3,4 мең төрдәге импорт продукциясен алыштыру буенча 9 меңнән артыграк тәкъдим кертелгән.

Республикада кредит каникулы программасын тормышка ашыру дәвам итә. Узган атнада кергән 498 гаризаның 184е хупланган (барлыгы 876 миллион сумга). Киңәшмәдә 14 районның бу программада катнашмавы турында җиткерделәр.

Шулай ук бизнеска ташламалы кредитлар бирелә. Әйтик, кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенең «Инвестиционная» программасы буенча бер атна эчендә барлыгы 49 гариза (500 миллион сумга) тапшырылган. Россия Үзәк банкының «Оборотная» программасы буенча – 212 гариза (2,1 миллиард сумга). Барлыгы 35 гариза (375 миллион сумга) хупланган.

Моннан тыш узган атнада «программа 1764» дигән ташламалы кредитлау программасы башланган. Анда 22 банк катнаша. Ташламалы кредитлар 15 процентлы ставка белән бирелә. Микропредприятиеләр өчен кредит күләме – 200 миллион сумга кадәр, кече предприятиеләр өчен – 500 миллион сумга кадәр, урта предприятиеләр өчен – 2 миллиард сумга кадәр.


Фикер өстәү