Быел Соль-Илецк курортында ял итеп булачакмы?

Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге тозлы күлләрдә, тау токымнары активлашу сәбәпле, су төбендә зур бушлыклар хасил булу куркынычы килеп чыкканлыктан, быел андагы курортның туристларны кабул итмәячәге турында пәйда булган хәбәрләр күпләрне борчуга салган иде. Әле менә күптән түгел генә “тозлы” курортның ачылачагы турында мәгълүматлар күренгәли башлады. UFA.AIF.RU хәбәрчесе “Соленые озера” санаторие администрациясеннән моңа ачыклык кертүне сораган.

“Курортның рәсми ачылу көне мәгълүм түгел әле. Әмма шуңа әзерләнәбез. Рөхсәт булгач, бу хакта хәбәр итәчәкбез”, – дип аңлатып үтелгән курорт администрациясеннән.

Tvil.ru торакны броньлау сервисы мәгълүматларына караганда, Соль-Илецк күлләре быел туристлар ял итәргә ниятләгән иң популяр күлләр рейтингына кергән. Рейтингка шулай ук Евпаториядәге Мойнакск, Голубицк күлләре, Байкал һәм Селигер эләккән.


Фикер өстәү