Янгын вакытында балалар һәлак булган подъезд янына мемориал урнаштырганнар

Кичә янгын вакытында балалар һәлак булган подъезд янына Чаллының Үзәк районы администрациясе мемориал куйды. Өстәлдә балалар уенчыклары – машина һәм йомшак аю, шулай ук берничә кызыл роза ята, дип яза «Челнинские известия».

Искәртеп узабыз, фаҗига кичә кич 43нче комплекста булды. Бер бүлмәле фатир балконындагы янгын нәтиҗәсендә 4 һәм 6 яшьлек ике бала һәлак булды.

Татарстанда янгын чыгып ике бала үлгән


Фикер өстәү