​Җиде яшьлек кыз күңелсез булганлыктан фатирын яндырган: 6 кеше зыян күргән

Молдава Республикасының Приднестровьесында 7 яшьлек кыз күңелсез булганлыктан үз фатирын яндырган. Кызчык булган хәл турында көлеп сөйли һәм бернәрсәгә дә үкенми. Бу момент видеога эләккән, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

 

Инцидент Бендеры шәһәрендә булган. Кызга күңелсез булып киткән һәм ул кәгазь, уенчыкларны һәм башка әйберләрне яндырырга була. Нәтиҗәдә, ялкын торакка тарала. Кызның әнисе бу вакытта йоклый. Төтенне сизеп, ул уяна һәм янгынны чиләктән су белән сүндерергә тырыша, ләкин булдыра алмый

360 Телеграф-канал мәгълүматлары буенча, янгын подъездга күчкән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән, шуларның берсе реанимациядә.

Один из пострадавших в реанимации.


Фикер өстәү