Канализация коесында агуланган дүртенче ир-ат та вафат булган

9 нчы август көнне Түбән Кама районы Каенлы авылының Интернациональ урамында фаҗига була — 4 эшче канализация люгына төшеп газ белән агуланулана. Ир-атларны икесе коткаручылар килгәнче үлә, икесен хастаханәгә салганнар иде. Берсе икенче көнне һәлак булса, кичә дүртенчесе дә бакыйлыкка күчкән.

Канализация коесында газ белән агуланган ир-атларның тагын берсе үлгән

Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе реанимациясендә канализация люкында агуланган дүртенче ир-ат вафат булган дип яза «Челнинские известия». Аның хатыны һәм ике баласы калган.

Канализация коесында газ белән агуланып үлгән Ришат Галиев турында: «Хатынын, балаларын юатыр сүзләр табып булмый»


Фикер өстәү