Казанның ике бинасы Россиянең күренекле урыннары рейтингына эләккән

Казандагы «Кол Шәриф» мәчете, Петр-Павел соборы Россиянең күренекле урыннары рейтингына эләккән.

«Яндекс» белгечләре, интернеттан файдаланучыларның эзләнүе буенча илебезнең төрле төбәкләрендә халык иң күп йөри торган күренекле урыннар (2 мең объект) рейтингын төзегән. Рейтингта Татарстанның иң популяр күренекле урыннары исәбенә «Кол Шәриф мәчете», Петр-Павел соборы, Казан Яшь тамашачылар театры, Мәрьям ана монастыре, Болгардагы Ак мәчет, Алабугада Шишкин музее һ.б. кергән. Ә инде төрле шәһәрләрнең Кремль корылмалары арасында, Мәскәүнекеннән соң, Казан Кремле икенче урынга чыккан. Түбән Новгород Кремле – өченче.


Фикер өстәү