– Йөргәндә аяк авыртмасын өчен, шешкә фольга (алюминийлы кәгазь) кисәге ябарга була. Үкчә шешенә (пяточная шпора) прополистан компресс та ябалар. Аны чәйнәп йомшарткач, авырткан җиргә төнгелеккә бәйләп куялар.
– Тоз + чәй содасы. Аяк түзәрлек эссе суга 3–4 аш кашыгы тоз һәм сода салып, су суынганчы аякларны тыгып утырырга. Соңынан аякларны корытып, махсус мазь сөртергә.
– Суган + сарымсак. Компресс өчен бер баш суган һәм 3–5 тырнак сарымсак изеп, үкчәгә ике сәгатькә куярга.
– Серкә + тавык йомыркасы. Бер йомырканы сытып, ярты стакан 9 процентлы серкәгә салырга һәм 100 г атланмай кушып, әкрен утта куе мазь булганчы эретергә кирәк. Шуны төнгелеккә куясы.
– Чи бәрәңге. Кыргычта кырып, һәр кичне үкчәгә куярга.
– Тоз + 1 чәй кашыгы бал + 2 тамчы йод. Куе катнашманы авырткан үкчәдә ярты сәгать тотарга.