Казанда бер машина, тротуарга чыгып, 8 яшьлек баланы бәрдергән

Бүген иртән Декабристлар урамында юл фаҗигасе булган. Җиңел машина зур тизлектә юлдан барганда кинәт кенә тротуарга чыгып, 8 яшьлек баланы бәрдергән. Көчле бәрелүдән бала читкә “очкан”, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Агентлык хәбәрчесенә Казан Дәүләт автомобиль инспекциясеннән белдерелгәнчә, машина бәрдергән бала хастаханәгә озатылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөртүче кинәт кенә үзен начар хис иткәнлектән машинасы тротуарга чыккан булырга тиеш.


Фикер өстәү