1 сентябрьдә Белем көнен үткәрү форматын коронавирус таралу сәбәпле үзгәртергә мөмкиннәр. Бу хакта Sputnik радиосына биргән интервьюсында Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Федот Тумусов сөйләгән дип яза kazan first .
Ул төбәк хакимиятләренең мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үткәрүдән баш тартырга хокуклы, дип аңлатты.
— Әгәр 1 сентябрьгә кадәр коронавирус таралу артса, укучыларны дистанцион укыту форматына күчерергә туры килергә мөмкин, — дип хәбәр итте ул.