Татарстанда яшүсмер туган көненә бүләк ителгән мотоциклда бәрелеп үлгән

Татарстанның Балык Бистәсе районында яшүсмер бабасы туган көненә бүләк иткән мотоциклда бәрелеп һәлак була. Бу хакта балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләгәндә, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләгән.

Малайның питбайда йөрергә хокукы булмавы ачыкланган. Ул һәлакәттән соң берничә көн хастаханәдә ята, әмма вафат була. Аны туган көнендә җирләгәннәр.


Фикер өстәү