Белгечләр: татарларның иң популяр эчемлеге гомерне озайта

Көн саен эчә торган ике чынаяк чәй йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычын киметә ала. Мондый нәтиҗәләргә Британиянең Милли сәламәтлек саклау институты галимнәре килде. 

Тикшеренүчеләр 40 яшьтән 69 яшькә кадәрге кешеләрнең Британия биобанкы мәгълүматларын нигез итеп алган. Аларның 85% даими рәвештә чәй куллана. Нәтиҗәдә, галимнәр үлем куркынычы ун ел дәвамында 9-13% ка кими, бигрәк тә анамнезда йөрәк-кан тамырлары чирләре булганнарда.

Шул ук вакытта эчемлекнең организмга уңай йогынтысы сөт яки шикәр белән чәй эчүгә яки алардан башка эчүгә бәйле түгел, дип хәбәр итә inosmi.


Белгечләр: татарларның иң популяр эчемлеге гомерне озайта” язмасына фикерләр

  1. Чейсез яши алмыйбыз. Иртен торып ике чынаяк чей эчми кеше була алмыцбыз. Эле ярый чей бар дим.

Фикер өстәү