Россиянең ике туристы Абхазиядә диңгездә батып үлгән

Россиянең ике туристы Гагра акваториясендәге диңгездә батып үлгән, берсен коткарып кала алганнар. Хәзер ул район хастаханәсендә, дип хәбәр итә Абхазия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Ведомстволар мәгълүматлары буенча, Төмән өлкәсендә яшәүче 1992 елда туган Виктор Корнейчук  һәм 1985 елда туган мәскәүле Владислав Бабич вафат булган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Коткарылган егетнең Уфаныкы булуы билгеле.


Фикер өстәү