Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары тууга ук хәтәр чиргә дучар булган нарасыйны үлемнән йолып калган. Бу хакта ДРКБның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәхеткә, табиблар югалып калмаган: тишем аша баланың баш миеннән оешкан канны алуга ирешкән. Мондый операцияләр илнең нибары берничә медицина үзәгендә генә ясала икән.