Урман чикләвеге җыю буенча ЛАЙФХАК

✅Урманга барганда ачык җирләрегез калмасын. Бу урман бетеннән саклану өчен дә, аяк-кулларны сыдырмау өчен дә кирәк.

✅Озын балаклы бутый кию яхшы, елан килеп чыкмасын!

✅Муенга асыла торган букча табыгыз. Ике кулыгыз буш булыр.

✅ Күзлек кисәгез, күзегезгә ботаклардан чүп коелмас. Чикләвек җыйганда гел өскә карап йөрелә.

✅Букчагызга карга борыны (плоскогубцы) салыгыз. Чикләвекне җыйганда аның төшен ашап карыйсы килә.

✅Сирәк үскән чикләвеккә алданмагыз. Күпле агачны табыгыз. Иң өстәге бердәнбер чикләвеккә күп вакыт сарыф итү мәгънәсез.

✅Эре чикләвекле агач табарга тырышыгыз. Бер агачның чикләвекләре бер үк размерда була.
✅Ботакларын күтәреп карагыз яки шулар астына кереп җыегыз. Чикләвек шунда яшеренә.

✅Агачка кояш ягыннан килегез. Күзегез дә чагылмас, чикләвек тә качмас.
✅Агач бик сыгылмалы. Озын ботакларны бер кеше аударып, икенче кеше җыю уңайлы.

✅Зур ботакларны сыгу өчен озын саплы ыргак кулланырга була.

✅Вакыт-вакыт чикләвектән арынып, якын-тирәгә карап алу киңәш ителә. Адаша күрмәгез.

✅Өлгергән чикләвек коелырга тора. Ботакларны җайлап кына, калтыратмый гына аударыгыз.

✅Нык өлгергәннәрен агачны селкетеп җыярга була. Агач төбенә җәймә куясыз да, чикләвек шунда коела.

✅Чикләвекне өйгә алып кайткач, аның өстенә йөк бастырып куялар. Чикләвекне кишәнкесеннән куптару җиңелрәк булыр.

Данил Сәфәров әзерләде


Фикер өстәү