Татарстанда йорт ишегалдында бер хатын-кыз җир астына төшеп киткән

Чистайда хатын-кыз җир астына төшеп киткнә. Бу хәл кичә Ленин урамындагы 44нче йорт ишегалдында 15:25 тә була. Җир астына төшеп киткән хатын турында коткаручыларга шаһитлар хәбәр итә.

Алар хатын-кызның эндәшмәвен һәм җир астыннан аяклары гына күренеп торуын әйткән. ПЧ-67 янгын сүндерүчеләр төркеме оператив рәвештә урынга килеп җитеп, зыян күрүчене коткаралар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Соңрак хатын-кызның шәхесе ачыклана, аңа 26 яшь. Аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озатканнар.

 


Фикер өстәү