Табиб-онколог яман шеш кайсы стадиядә беленә башлавын аңлатты

Мәкерле дошман. Белгечләр елдан-ел тамыр җәйгән яман шеш авыруын шулай дип атый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән саннардан аңлашылганча, Җир шарында ел саен яман шештән 9 миллион чамасы кешенең гомере өзелә. Бу нәрсә белән аңлатыла? Яман чирне алдан кисәтеп буламы? Табиб-онколог, проктолог, хирург Тимур Касыймов шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

Тимур Касыймов

– Бүген республикада яшәүче һәр 35 кешенең берсендә яман шеш ачыклана. Бу саннардан чәчләр үрә торырлык…

– Кызганыч, яман шеш очраклары бүген, дөрестән дә, артканнан-арта бара. Бу, иң беренче чиратта, туклануга салкын каравыбызга бәйле. Химия, пистицидлардан торган зарарлы ризык ашау бүген күпләребез өчен гадәти күренешкә әверелде. Элегрәк кеше организмда билгеле бер үзгәреш күзәтелүгә үк табибка мөрәҗәгать итә иде. Бүген күпләр бу эшне дә ахыргача сузып йөри. Интернеттан укып, үзенә диагноз куя, үз белдеклелеге белән дәвалана алар. Вакыт табып тикшеренгәндә инде еш кына чир азган була. Яман шешнең җәмгыятебездә ныклап тамыр җәюенә нигездә әнә шулар сәбәпче.

– Яман шеш барлыгын нинди билгеләр буенча чамаларга була?

– Яман шеш үзен сиздермичә, бернинди билгеләрсез генә дә узарга мөмкин. Аның аермачык билгеләре, гадәттә, чирнең соңгы стадияләрендә, чир аза башлаганда гына беленә башлый. Әгәр кешенең аппетиты югалса, ул кисәк кенә ябыга башласа, хәлсезләнсә, тиз арыса, кисәк кенә гемоглобины төшсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сүз уңаеннан, тире, күкрәк, юан эчәк яман шеше – бүген республика халкы арасында әлеге яман чирнең аеруча киң таралган төрләре.

– Сезгә, барыннан да бигрәк, ашказаны, эчәклек яман шешенә каршы көрәшергә туры килә.

– Алар да, иң беренче чиратта, кешенең дөрес тукланмавы, фастфуд кебек зарарлы ризыклар белән мавыгуы аркасында килеп чыга. Эч катудан тилмергән кешедә дә эчәклек яман шеше еш күзәтелә. Гадәттә, андый чакта гомер буе эч катудан тилмергән кешедә кисәк кенә диарея башлана, аның гемоглобины түбәнәя. Колоноскопия ясагач, эчәклекләрендә яман шеш икәнлеге ачыклана. Бу яман чир нәселдән дә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә нәселендә шушы төр яман шештән интегүчеләр булган кешеләр, шулай ук 50 яшьтән узган һәркем елга бер тапкыр булса да колоноскопия узарга тиеш. Япониядә кайчандыр эчәклек яман шеше әлеге зәхмәтнең иң еш очрый торган төре санала иде. Күптән түгел аларда диспансеризация программасына мәҗбүри рәвештә колоноскопия һәм ФГДС узу таләбе кертелде. Шуннан соң кыска вакыт эчендә Япониядә эчәклек яман шеше иң сирәк очрый торган төргә әверелде.

– Эчке органнарга чыккан полиплардан куркырга кирәкме?

– Полип зарарсыз шеш санала. Ул еш кына ашказаны, эчәклекләрдә очрый. Аларны да даими рәвештә тикшертеп, контрольдә тотарга кирәк. Зарарсыз дип тынычланырга кирәкми. Игътибарсыз калдырсаң, вакытында алдырмасаң, тора-бара алар да яман шешкә әверелергә мөмкин.

– Кайнар чәй эчү белән мавыксаң, киләчәктә ашказанында, йоткылыкта яман шеш хасил булырга мөмкин, диләр. Бу сүзләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?

– Бу сүзләрдә хаклык бар. Артык кайнар чәй, кайнар ризык йоткылыктагы лайлалы тышчаны пешерә. Көн дә шулай пешә торгач, ул урында яман шеш пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә чәйне дә, ризыкны да җылымса килеш ашарга, эчәргә кирәк.

– Коронавирус белән авырып терелгәннән соң яман шеш ачыкланган кешеләр дә бар. Бу очраклык кына микән? Әллә ковид яман шешкә сәбәпчеме?

Коронавирус теләсә кайсы чирнең башлангычы була ала, булганнарын азындыра. Яман шеш тә искәрмә түгел. Әле күптән түгел генә шундый очракка тап булдым. Бер пациентымның үпкәсендә зарарсыз шеш бар иде. Аны гел тикшертеп торды. Коронавирус белән авырганнан соң ул кисәк кенә үсә башлады, яман шешкә әверелде. Шуңа күрә тәнендә зарарсыз дип саналган шешләре булган кешеләргә коронавирус белән авырган очракта сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

– Пластик операция ясаткан, бигрәк тә күкрәкләрен зурайткан-кечерәйткән гүзәл затлар арасында да яман шеш очраклары еш күзәтелә, диләр…

– Пластик операция ясар алдыннан күкрәк бизләре яхшылап тикшерелә. Операция ясагач, организм имплантны кабул итмәгән, төзәлми торган яралар хасил булган, күкрәктә яман шеш пәйда булган тискәре очраклар, дөрестән дә, күзәтелә. Әмма мондый яман нәтиҗәләр килеп чыгу ихтималы 10 проценттан да азрак.

Яман шештән саклану өчен табиб киңәшләре:

– Нәселендә яман шештән интеккән кешеләргә даими рәвештә табибка күренеп торырга, вакытында диспансеризация узарга кирәк.

– Организмда теге яки бу үзгәреш күзәтелгән очракта да кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү хәерле. Бу теләсә кайсы чирне алдан кисәтергә яки башлангыч чорда ачыкларга ярдәм итәчәк.

– Туклану да игътибардан читтә калмасын. Дөрес тукланырга, авызга кабар алдыннан иң элек һәр ризыкның составын яхшылап өйрәнергә, файдалы булса гына ашарга кирәк.

– Кайнар чәй, кайнар ризык белән мавыгу да хәерлегә түгел.

– Тәндә пәйда булган бер генә тап, тимгел, шешне дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү