«12 кашык» бисквиты әзерләү ЫСУЛЫ

Эльмира Галимҗанова рецепты

3 йомырканы яхшылап туглап, аңа 12 аш кашыгы шикәр комы өстәгез һәм блендер белән 2 минут күпертеп алыгыз. Әлеге массага 12 аш кашыгы сөт, 12 аш кашыгы үсемлек мае, ярты лимон согын өстәп, тагын туглагыз. Аннары12 аш кашыгы он, 1 кап камыр күперткеч салып, тагын болгатыгыз.

Әзер камырны, майланган табага салып, 180–200 градуска кадәр җылытылган мичтә 20–25 минут чамасы пешерегез.

 


Фикер өстәү