Яшьлек эликсиры РЕЦЕПТЫ

Иммунитетны күтәрә торган катнашманы ясау өчен 50 мл җитен мае, 3 лимон, уртача зурлыкта ике баш сарымсак, 150 г бал кирәк булачак.

Чистартылган сарымсак һәм лимонны кабыгы белән иттарткычтан чыгарып, җитен мае һәм бал белән яхшылап болгатырга һәм әлеге катнашманы кара пыяла банкада, каплап, суыткычта бер атна тотарга. Көненә 3 тапкыр ашар алдыннан бер чәй кашыгы кабарга кирәк. Әлеге катнашманы бер ай кулланып, өч ай тәнәфес ясагач, кабат кулланырга була.


Фикер өстәү