Фейхоадан сәламәтлек өчен файдалы катнашма ясау ЫСУЛЫ

Көзге иң популяр җимешләрнең берсе — фейхоа тәмле генә түгел, файдалы да әле. Ул зобны бетерергә булыша.


Кирәк булачак:

1 килограмм фейхоа

1 килограмм шикәр комы яисә 700 грамм бал

Ясыйбыз:

1 килограмм фейхоаны иттарткыч аша чыгарырга. Шуңа 1 килограмм шикәр комы яисә 700 грамм бал кушып болгатырга кирәк. Банкага тутырып, берничә көн тотасы. Бу катнашманы иртән һәм кич берәр аш кашыгы ашарга кирәк. 10 көннән соң 10 көн тәнәфес ясагач, дәвалау курсын тагын бер тапкыр кабатларга мөмкин. Шул рәвешле 1 ай дәваланасы.


Фикер өстәү