Яңа пособие. Кичә уйда, бүген кесәдә

Ярдәмнең артыгы булмый. Әле күптән түгел генә ике кызына дәүләт тарафыннан 20шәр мең сум пособие алган Елена Мусаткина шулай ди. Бөгелмәдә яшәүче гаилә моннан бер ай элек әтиләрен Ватанны сакларга озаткан.

– Мобилизациягә эләгүчеләрнең балаларына бер тапкыр 20 мең сум акча бирәчәкләрен ишеткәч, сөендек инде. Соңгы айда чыгымнарыбыз бик күп булды бит. Кызларыбызга кышка кием аласы бар дип борчылып йөри идем. Пособие акчасына балаларны киендереп кайттым, – дип сөенә әни кеше.

Актанышта яшәүче Гүзәл Шәфидуллина баласына тиешле пособиены октябрь азагында алган.

– Балаларыбызны онытмыйлар, рәхмәт. 19 октябрьдә районның «Игелек» үзәгенә барып, гариза яздым. Үземнең паспорт, баланың туу турында таныклык күчермәсен, счет турында тулы мәгълүмат калдырдым. Сигез көннән соң бу акча күчте. Пособиенең шактый өлешен тотарга өлгердек инде. Сентябрь ае өчен балалар бакчасына, фатир арендасына түләдем, балага киемнәр алдым. 1 октябрьдән кызыбыз балалар бакчасына бушлай йөри башлады, – ди Гүзәл.

Азнакайда яшәүче Зилә Гарипова исә 14 яшьлек улы Исламга тиешле пособие якын арада күчәргә тиеш, дип көтә. Районның социаль яклау идарәсенә гаризаны 24 октябрьдә тапшырган.

– Безне онытмаулары өчен рәхмәт. 20 мең сум аз акча түгел. Иш янына куш булып, ярап куя. Ул акчага улыбызга кышкы киемнәр алырбыз дип торам. Улыбыз бер ай элек түгәрәкләргә дә бушлай йөри башлады. Мәктәптә туклануга ай саен 1200 сум акча түли идек. Мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен хәзер анысы да бушлай, – ди Зилә.

Билгеле булганча, Татарстанда әтиләре мобилизациягә эләккән, 18 яше тулмаган балаларга 20шәр мең сум акча бирү турында карар имзаланды. Мобилизацияләнгән кешенең хәрби хезмәткә чакырылган чорда Татарстанда теркәлгән булуы шарт. Әлеге адрес буенча бер тапкыр бирелә торган пособиене алу кагыйдәләрен аңлаткан хат һәм гариза бланклары җибәрелгән. Кәгазьләрне тутырып, яшәү урыны буенча, күрсәтелгән вакыт эчендә Республика матди ярдәм үзәгенең җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән балаларның туу турында таныклыкларын алу да сорала.

Әгәр дә мобилизацияләнгән ирнең гаиләсе түләүләр хакында хәбәр алмаган икән, ул очракта алар Республиканың матди ярдәм үзәгенә үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әниләре Татарстанда теркәлмәгән икән, ул вакытта аңа ире теркәлгән җирлектәге үзәккә мөрәҗәгать итәргә. Пособие билгеләгәндә баланың әтисен мобилизацияләү хакында мәгълүматлар Татарстанның Хәрби комиссариатыннан алыначак. Шуңа да хәрби комиссариаттан белешмә алып килергә кирәкми.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: https://life.ru/p/1531613

 


Фикер өстәү