91 яшьлек Фәүзия әби: «Бертуктамый китап укыйм мин»

Китапны су урынына эчүче ак әбиебез. Чистай районының Исләй авылында гомер итүче 91 яшьлек Фәүзия Закирова турында авылдашлары, яратып, әнә шулай ди.

– Авылыбызның иң өлкән кешесе мин, кызым. Аллаһы Тәгалә менә шулай озын гомер насыйп киткән. Әти-әни бик яшьли мәрхүм булдылар. Мин аларның да гомерен яшим, күрәсең. 12 яшемдә ятим калдык. Әти белән әни, авырып, өч көн эчендә бер-бер артлы үлеп киттеләр. Абыем белән сеңлем – йортта өч ятим утырып калдык, – дип сүзен башлады ул.

Фәүзия әби әйтүенчә, озын гомеренең сере – хәрәкәттә.

– Мин бит бер дә тик тормадым, бик нык эшләдем. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Хәрәкәтләнергә кирәк. Саулыкның бөтен сере шунда. Әллә кайдан эзлисе дә түгел аны. Элек сыер да саудым, бригадир да булдым, халыктан сөт тә җыйдым, читкә барып та эшләп кайттым. Бүген дә тормышыма шөкер итеп туя алмыйм. Бик канәгать.

Фәүзия әби газета-журналларны әле дә булса күзлексез укый икән. Алай гына да түгел, иң яраткан эше китап уку икән аның.

– Авылыбызның ак әбисе ул, – дип сүзгә кушылды китапханәче Зөлфия Фәтхетдинова. – Бик яратабыз үзен. Һәрчак матур итеп ак яулыгын ябынып, елмаеп каршы ала. Авылыбызның иң өлкән кешесе генә түгел, иң күп китап укучысы да ул безнең. «Яхшы китаплар гына бир син миңа», – дип тора ул. Китапханәдә ул укымаган китап бик аз калып бара инде.

Чыннан да, бар булмышы, бар тормышы аклыктан, яхшылыктан торган кешеләр генә ак әби була торгандыр да, авылдашларының ихтирамын һәм игътибарын яулый ала торгандыр шул.

– Тугызар китап алып кайтам, – дип китапханәченең сүзен җөпләп алды кызы Фәридә апа. –  Сәгать төнге 2дә торсам да, 3тә торсам да, әни китап укый торган була. Кайвакыт, төн белән көнне алыштырып бетерә инде дип, утны өзеп куям. Ул төнне сәгать иртәнге 5кә кадәр ут эзләп чыга. Шуннан соң гына, килешеп, йокыга китә. Укырга бик ярата.

– Әйе шул, бертуктамый китап укыйм мин, – дип канәгать елмаю белән әйтеп куйды Фәүзия әби. – Барлык темаларны да яратам. Шулай да тарихны аеруча үз итәм. Шуларны укыйм да, анализ ясыйм, күп вакыйгаларга башка яктан карый башлыйм.

Балалары төрле җирләрдә сибелешеп яшәсәләр дә, пенсиягә чыккач, кызы Фәридә апа әнисе янына кайта.

– Әнием үз-үзен карый алса да, янында булыйм дип, пенсиягә чыккач, Калининградтан авылга кайттым, – ди ул. – Аллага шөкер, әлегә кадәр барысын да үзе эшли. Урамга да чыгып әйләнеп керә. Тегүгә дә бик оста. Кирәк икән, күлмәген дә җәһәт кенә төзәтеп куя. Кул белән дә булдыра, машинага тотынырга да аптырап тормый. Менә колагы гына начаррак ишетә башлады. Исән генә булсын, дип телибез. Ул булганда без бала әле.

Бүгенгесенә шөкер итеп яшәсә дә, гомер йомгагын сүткәндә сөенече дә, көенече дә шактый булган Фәүзия әбинең. Ире Вагыйзь белән йорт тергезеп, бер чүмеч он белән башка чыгу, авыр эшләрдә эшләү, итәк тутырып бала үстерү, аннан соң шуларның икесен җир куенына иңдерү. Болар берсе дә эзсез узмаган. Кеше күңелендә тирән эз калдырган вакыйгалар, истәлекләр, мизгелләр әледән-әле искә төшеп, күңел кылларын тибрәтә торган була бит. Ятимлек ачысы, колхозга керү, балаларын югалту ачысы – Фәүзия әбинең кабат-кабат кайтып сөйли торган темалары.

– Әнием бик укымышлы кеше иде. Хатын-кызларны җыеп, аларга гыйлем бирә торган иде. Әтием читкә китеп эшләде. Колхозлашу башлангач, кемдә нәрсә бар, шуны уртак казнага җыя башладылар бит. Әнием колхозга шунда ук керде. Ә менә әтием керергә теләмичә карышты. Өйдә бик зур сәгатебез бар иде безнең. Идәннән алып түшәмгә кадәр булган бу сәгатьне талап диярлек өйдән алып чыгып киттеләр. Шул зур сәгать әле дә булса күз алдымда, – ди ул.

Безнең исә күзебез карават башында төсле бизәкләр чигеп төшерелгән ак сөлгегә төште.

– Әнием истәлеге, дип саклый ул аны. Беркемгә дә тигертми. Гел шушында тота, – дип соравымны да көтмичә ачыклык кертте Фәридә апа. – 12 яшендә әнисеннән калса да, аны искә алмаган көне юк. Тормышы җиңел генә бармаган инде әнинең. Исенә төшкән  саен елый-елый сөйли. Ә безнең аны бер дә борчыйсыбыз килми. Саклап-кадерләп кенә яшәтәсебез килә.

Менә шулай балаларының һәм авылдашларының кадер-хөрмәтен тоеп, матур әбиебезгә бәрәкәтле гомер  теләдек.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү