Документтан аңлашылганча, гадәттән тыш хәл режимы кертү хокукы Баш ветеринария идарәсенә бирелде, ул шулай ук кагыйдәләрнең үтәлешен контрольдә тотачак. Аңлатып үтәбез. Вазгыятьне гадәттән тыш хәл дип тану өчен ике шарт билгеләнгән: йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авырулары таралуны булдырмау һәм аларның чыганакларын бетерү өчен карантин кертү, шулай ук сукбай этнең кешенең үлеменә, сәламәтлегенә авыр яки уртача авырлыктагы зыян китерүе.
Гадәттән тыш хәл режимы игълан итү өчен бу ике шартның берсе булу да җитә. Хайван авыруы таралган очракта, иң элек муниципаль хакимият Баш ветеринария идарәсенә кирәкле гариза җибәрергә тиеш була, ә идарә, үз чиратында, дүрт эш көне эчендә карар кабул итәргә бурычлы. Гадәттән тыш хәл режимы карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә кертелә. Документлар тапшырылмаган һәм сәбәпләр расланмаган очракта, гадәттән тыш хәл режимын кертүдән баш тартырга мөмкиннәр.
Хуҗасыз эт кешегә ташланып, аның үлеменә сәбәп булса яки сәламәтлегенә авыр һәм уртача авырлыктагы зыян салса, Баш ветеринария идарәсе бу хәл билгеле булган вакыттан соң икенче эш көненнән дә соңга калмыйча, гадәттән тыш хәл режимы кертергә тиеш. Бу территориядә хуҗасыз хайваннарны, шул исәптән стерильләштерелгән һәм тамга салынган этләрне аулаячаклар. Шуннан соң аларны вакытлыча тоту пунктларына тапшыралар.
Әлеге пункт хуҗасы өч көн эчендә интернетка барлык ауланган этләр турында мәгълүмат урнаштыра. Хайванның хуҗасы булса, ул аны алып китәргә тиеш була. Шулай ук башка этләрне дә ышанычлы кулларга урнаштырырга мөмкинлек бирелә. Тотылганнан соң егерме көн узгач та эткә хуҗа табылмаса, аны йоклаталар.
Гадәттән тыш хәл режимы өч айдан артык вакытка кертелә алмый. Шулай ук аны вакытыннан алда гамәлдән чыгару мөмкинлеге дә каралган – бу очракта да карар муниципаль хакимият органнары гаризасы буенча кабул ителә.
Әле берничә көн элек кенә Арча районының Яңа Кенәр авыл җирлегенә караган бер авылда чак кына фаҗига булмый калган. Бер хатын-кызга күршесенең эте ташланып, сәламәтлегенә зыян салган.
– Эт апаның аяк, кулларын тешләгән. Апа бик курыккан. Үзара килешә алмасалар, эшнең судка кадәр барып җитүе бар, – ди җирлек башлыгы Әгъзам Гайфуллин. – Бу беренче очрак гына түгел инде, халыктан ара-тирә зарлар ишетелгәләп тора. Соңгы елларда авылларда этләр, чыннан да, бик күбәйде бит. Элек, аларны атарга рөхсәт булганда, хәлләр бу кадәрле үк түгел иде. Мин егерме елдан артык җирлек башлыгы булып торам. Эшли башлаган елларда әле җирлек зур да түгел иде, ләкин елына ким дигәндә 25–30 этне атып бара идек. Шуңа күрә бу үзгәрешләргә бик сөендем, закон эшләп кенә китә күрсен. Башкача берничек тә җиңеп була торган түгел аларны. Эт аулаучыларны да чакырып торабыз, тик алар елга бер-ике тапкыр гына килә. Аларга артыгын өметләнеп булмый.
Билгеле булганча, узган ел этләргә тамга сала башладылар. Бу эш авылларда да алып барыла. Тик җирлек башлыгы сүзләренчә, халык бу мәсьәләгә җавапсыз карый.
– Теләмиләр. Каршы килүчесе дә, «Этнең ишегалдыннан ары чыкканы юк», – диючесе дә бар. Тоттырганнарына ветеринарлар тамга салып чыгып китсә генә инде. Халык этләрдән гел зарланса да, үзенә кушылганын үтәргә бик ашкынып тормый, – ди Әгъзам Гарифуллин.
Әтнә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Руслан Фәйзрахманов әйтүенчә, районда сукбай этләр бар, тик хәлләр алай ук кискен түгел.
– Моңа кадәр җаваплы оешмалар белән эшләп килдек. Алар килеп, хуҗасыз йөргән этләрне җыеп алып китә торган иде. Тик хайваннарны стерильләштереп, тамга салып, кире чыгарып җибәрү генә проблеманы хәл итмәде. Шуңа күрә үзгәрешләрне бик хуплап кабул иттем. Алар күптәннән кирәк иде. Әйе, этләр дә – җан ияләре, алар да кызганыч. Тик мин бу очракта беренче чиратта алардан зыян күргән, харап булган кешеләр турында уйлыйм, – ди Руслан Фәйзрахманов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез