Федераль суд приставлары хезмәте ясалма фәһем ярдәмендә алимент түләмәүченең уртача портретын шулай сурәтли. Әмма ирләр генә баласын кага дип уйламагыз. Татарстанда алимент түләмәүчеләрнең 13 проценты – хатын-кызлар. Хәер, суд приставлары өчен кем булуы мөһим түгел. Бала һәм аның матди ярдәм алуга хокуклары – беренче урында. Мәҗбүриләп эшләтү, аэропортларда тоткарлаулар, җинаять җаваплылыгы. Үз баласыннан баш тартып йөрүчеләргә нәрсә яный?
2025 елда суд приставлары үз бурычларыннан баш тартып йөрүче ата-аналарга 4 миллиард сумга якын бурычларын түләткән. Бу ел башыннан исәпләгәндә дә 2 миллиард сумга якын акча алынган инде. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында бу сумма 1,5 миллиард сум тәшкил иткән. Димәк, йөкләмәләрне үтәтү өчен кулланган чаралар уңай нәтиҗә бирә. Аларның берсе – «Суд приставлары – балаларга» илкүләм акциясе.
– Акция ел саен илебезнең барлык төбәкләрендә Суд приставлары федераль хезмәте тарафыннан үткәрелә. Алимент алу хокукыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен уздырыла ул. Әлбәттә, бу эшчәнлек ел дәвамында алып барыла. Әмма мондый чаралар нәтиҗәне көчәйтеп җибәрә, – диде матбугат очрашуында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров.
Акция үткәрү чорында гына да суд приставлары алиментлар буенча 98 миллион сумнан артык бурыч түләткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 миллион сумга күбрәк бу. Балаларга тиешле алиментларны түләтү буенча эшләрнең 90 проценттан артыгы уңай хәл ителә икән. Мисалларга тукталыйк. Балык Бистәсе районында бурычларыннан качып йөрүче берәү административ җаваплылыкка тартылган. Суд аңа 40 сәгать мәҗбүри эш билгеләгән. Китереп кыскач, түләми чараң калмый шул. Бурычыңны үз сыртыңда эшләп түләгәнче тиешле сумнарыңны түләп котылу хәерлерәк. Әти кеше 412 мең сум күләмендә алимент бурычын тулысынча каплаган. Ихтыяри, мәҗбүри, кем әйтмешли. Тагын бер мисал. Озак вакыт алимент түләүдән читләшкән кеше, милкенә арест салганнан соң, шул ук көнне 1,4 миллион сум күләмендә бурычын тулысынча каплаган. Суд приставлары эшчәнлегендә мондый мисаллар аз түгел, алар бала хокукларын яклауда нәтиҗәле корал булып кала.
Кайвакыт алимент түләмәүченең эш урынында тикшерү уздыру да уңай нәтиҗә бирә. Бурычлыларның хезмәт хакыннан алимент тотып калуның дөреслеген, вакытында тотылуын контрольгә алу эшен суд приставлары аерым юнәлеш буларак алып баралар. Акция кысасында алимент буенча бурычлы кешеләр эшли торган оешмаларның бухгалтерияләрендә 360 тикшерү уздырылган. Акча күчерүнең дөреслеге һәм вакытында тотып калу мәсьәләсенә карата бу елда 56 беркетмә төзелгән.
– Алимент түләүләре турыдан-туры хезмәт хакыннан йә башка керемнәрдән тотып калына. Икенче урында бурычы булганнарның мөлкәтен арестка алу эшләре тора. Күчемсез мөлкәт буенча белешмәләр булганда, суд приставлары аңа арест салырга хокуклы. Шуннан соң мөлкәт бәяләнә, сатуга тапшырыла, сатыла, ә акча бурычны каплауга юнәлтелә. Бу елның биш аенда суд приставлары тарафыннан мөлкәткә арест салу буенча 800 гә якын акт төзелгән, шул исәптән 84 транспорт чарасы тартып алынган, – диде Әнвәр Закиров.
Бурычыннан качып йөрүче ата-аналарны мәҗбүр итү өчен махсус хокуклардан файдалануга вакытлыча чикләүләр дә кертелә, ягъни андыйларны транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан чикләргә мөмкинлек бирә. Бу елның 5 аенда мондый чикләүләр бурычлы 6 меңгә якын кешегә карата кулланылган.
Газиз булырга тиешле балаң алдында бурычыңны капламыйча, ял итәргә теләүчеләрнең ялын аэропортта ук туктатырга мөмкиннәр. Россиядән читкә чыгуны вакытлыча чикләү – 10 мең сумнан артык алимент бурычы булганнар өчен йогынты ясауның иң нәтиҗәле чараларының берсе, ди суд приставлары. Алименттан качып йөрүчегә читкә чыгу хокукын вакытлыча чикләү турында карар хәзерге вакытта бурычлы 12 меңнән артык кешегә карата кулланыла. Шуны да искәртергә кирәк, әлеге карарның вакыты чикләнми. Юллар ачылсын өчен түләп котылу юлы гына бар.
– Әгәр бурычлы кеше җитди сәбәпләрсез башкарма эш кузгатылган көннән алып 2 айдан артык алимент түләмәсә, ул административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Бу маддә мәҗбүри эшләрне, административ арест яки штрафларны күздә тота. Биш ай эчендә суд приставлары тарафыннан бурычлы кешене җаваплылыкка тарту буенча 1141 беркетмә төзелде, – дип хәбәр итте Әнвәр Закиров.
Әгәр административ чаралар да кешене акылга утыртмаса, аңа карата җинаять эше кузгатыла. Бу чара биш ай дәвамында 440 кешенең башына төшкән инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез