Җырчы Ранил Нуриев табылган: «5ел! Бу минем бөтен тормышымны үзгәртте»

Бик серле генә юкка чыккан яшь, чибәр, талантлы эстрада йолдызы Ранил Нуриев пәйда булды. Без аны В контакте социаль челтәрендә таптык. Нигә шулай озакка юкка чыккан? Җырчы белән ниләр булган? 

Ә югалып торуы турында ул кыскача гына болай дип язган:

«Әйе! Мин социаль челтәрсез тормыш этабын узарга булдым. 5ел‼ ‼ ‼ Мин моны эшли алдым!
Нигә⁉

Һәр кеше өчен мондый тәҗрибә үз нәтиҗәләрен бирәчәк… Ләкин бу минем бөтен тормышымны үзгәртте. Мин бераздан нәрсә булганын, реаль дөньяның нинди булуын һәм аның минем тормышымы нәрсә китергәнлеген сөйләрмен.

Мондый тәҗрибәнең бер уңай нәтиҗәсе – китаплар булды. Мин укырга яратмый идем, чөнки интернетта вакыт үткәрү кызыграк иде. Ләкин хәзер китаплар минем өчен аерым дөнья.
Әйе, Мин хәзер укырга яратам һәм әлеге вакыт эчендә күп төрле китаплар укыдым…»

Җырчының «табылу»ына аның язылучылары бик шатланганнар. Тиздән Ранил Нуриев үзе белән ниләр булганлыгын сөйләргә вәгъдә биргән.


Фикер өстәү