Арча районының 34 мәктәбендә hәм Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллиятендә «Жиhангирлар марафоны» чаралары уза

Арча районының 34 мәктәбендә hәм Габдулла Тукай исемендәге педагогия
көллиятендә укучыларны илебезнен Жиhанны үзләштерүдәге казанышлары белэн
таныштыру ниятеннән ай саен «Жиhангирлар марафоны» чаралары уза.

Сентябрь аенда алар Константин Циолковскийның 165 еллыгына багышланган иде, октябрьдә
Җиребезнен беренче ясалма иярченен җибәрүгә 65 ел булу уңаеннан, ноябрьдә Советлар
Союзының данлыклы «Энергия-Буран» проектына багышлап үткәрелде. Киләсе айда
татарларның, татарстанлыларның илебез космик казанышларына керткән өлеше турында
чаралар әзерләнә. Уку елы ахырына кадәр ун юнәлеш билгеләнгән. Төп чаралар, билгеле,
апрель аена, Гагарин көненә әзерләнә. «Жиhангирлар марафоны» проекты Гайнетдинов
Хәлил тарафыннан әзерләнде hэм август аенда дәрәҗәле белгечләр җыенында кабул
ителде.

Бүген Арча районы уку йортларында эш кайный, «Казан арты» музеенда
экспозицияләр, халык өчен тематик лекцияләр уздырыла.
25 ноябрьдә Арча педагогия көллияте студентлары Хәлил Гайнетдинов белән
очрашты, булачак укытучылар илебезнен «Энергия-Буран» исемле иң зур проекты белән
таныштылар, күп кенә сорауларга жавап алдылар.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү