Теләче районында полиция хезмәткәре үз-үзенә кул салган

Искәндәр Моталлапов 18 ел дәвамында хокук саклау органнарында эшләгән.

Теләченең полиция бүлегендә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, капитан Искәндәр Моталлаповның мәете табылган. Әлеге фаҗига буенча хәзер Эчке эшләр министрлыгында тикшерү үткәрелә.
KazanFirst хәбәр иткәнчә, ир-ат үз-үзенә кул салган булырга тиеш. Аның күкрәгендә утлы коралдан ике яра эзе тапканнар.

Моталлаповның хатыны һәм өч баласы калган. Ул 18 ел дәвамында хокук саклау органнарында эшләгән. Инспектор бурычка бату аркасында фани дөньядан китәргә карар кылган булса кирәк.


Фикер өстәү