Татар эстрадасында яңа йолдызлар: алар ничек кабына?

Еш кына «Яңа йолдыз» телевизион проектын заманында «Беренче канал»да чыккан, рус эстрадасына Полина Гагарина, Стас Пьеха, Сати Казанова кебек исемнәр бүләк иткән «Фабрика звезд» белән чагыштыралар. Алар арасында охшашлык бармы? Татар эстрадасында яңа йолдызлар кабызырга вәгъдә биргән проектның җиңүчеләре ни хәлдә? Без шуларны белештек.

Фәридә

Өченче сезон җиңүчесе Фәридә Ибраһимова: «Әле дә ышанып бетә алмыйм»

– Бу проектта җиңү синең өчен мөһим идеме?

– Катнашу өчен гаризалар тапшырганда, бу хакта уйлап та карамадым. Төп максатым бу мохиткә килеп эләгү, үземне, иҗатымны күрсәтү иде. Бер этапны узгач, икенчесен дә үтәсе килде. Шулай итә-итә, финалга килеп җиткәнемне аңламый да калдым, ышанмадым. Кечкенә генә өмет чаткысы булгандыр инде ул. Әмма мин әле дә җиңүемә ышанып бетә алмыйм.

– Бераз гына проектның тамашачы күрмәгән яклары турында да сөйләшик әле. Беренче этапта үзең сайлаган җырны башкардың дип аңладым. Калганнарын оештыручылар белән бергә сайладыгызмы?

– Безнең команданың җитәкчесе Зөфәр абый Хәйретдинов иде. Икенче этапта без аның репертуарыннан бер җыр башкарырга тиеш булдык. Мин «Моңаймагыз, шомыртлар» җырын сайладым. Финалда исә без оештыручылар белән бергә төрле җырлар тыңлап, үзебезгә туры килә торганын сайладык. Анда мин Илнат Фәрхуллин белән җырладым.

– Инде үз җырың да дөнья күрде. Ул махсус синең өчен язылдымы?

– Әйе, Аллага шөкер. Тавышыма бик туры килгәнгә сайлап алдык без аны. Бу эштә миңа «Барс медиа» булышты.

– Үзеңә күбрәк нинди җырлар якын?

– Татар халык җырлары. Билгеле, эстрада җырларын да яратып башкарам. Ләкин халык җырларын башкарганда, тавышның мөмкинлекләрен күрсәтеп була. Матур да бит алар! Иң мөһиме – аларда мәгънә бар. Ә бу хәзерге вакытта аеруча әһәмиятле.

– Һөнәрең буенча син – укытучы. Кайчан да булса ике юлның берсен: йә укытуны, йә сәхнәне сайларга кирәк булыр дип курыкмыйсыңмы? Әгәр шулай була калса, кайсын сайлар идең икән?

– Бу сорауны миңа бик күпләр бирде инде. Сер булып калсын әле. Әлегә икесен бергә алып барырга җаен табам, Аллага шөкер.

– «Барс медиа» уздырган нинди чараларда катнашырга өлгердең?

Уфада һәм Казанда узган «Татар җыры»нда, «Яңа ел солянкасы»нда чыгыш ясадым.

– Гомумән, бу проект сиңа ничек ярдәм итте?

– Беренче чиратта, мин монда дуслар таптым, жюри әгъзалары белән таныштым, төрле остаханәләрдә катнаштым. Миңа калса, төрле яктан ачылдым да әле. Вокал юнәлешендә генә түгел, образларның төрлелеге дә үземә башка яктан карарга мөмкинлек бирде. Җырлар да төрлесеннән иде. Моның өчен мин бик рәхмәтле.

­­­­­­­­­­­­­­­__________________________________

Караш

Икенче сезонда «Караш» төркеме җиңү яулады. 2019 елда төзелгән төркемне Көньяк Кореяның яшь кызлар арасында аеруча танылган «BTS» төркеме егетләре белән чагыштырырга яраталар. Тәнкыйть тә еш эләгә, ахры. Төркемдәге дүрт солистның берсе Айназ Ахунов белән сөйләштек.

– Безнең өчен бу проектта катнашу һәм җиңү – тамашачыга иҗатыбызны, стилебезне күрсәтү мөмкинлеге. Аннан соң, дәрәҗәле жюри фикерен ишетү дә мөһим иде. Мондый проектлар, гомумән, бер-берсе белән охшаштыр. Алар рәтенә «Песни на ТНТ», «Народный артист», «Голос» кебекләрне дә кертеп була. «Яңа йолдыз»ның төп аермасы – туган татар телебездә булуы.

Бу проектта җиңгәннән соң, бер ел узып киткән. Ул арада «Барс медиа» уздырган берничә проектта катнашырга өлгердек. Җырларга килгәндә, без аларның сүзләрен үзебез иҗат итәбез. Соңгы арада музыкасын да язарга тырышабыз. Ә иҗатыбызны халыкка таратуда компания ярдәм күрсәтте, – диде ул.

Эльвира

Беренче сезон җиңүчесе Эльвира Мифтахова соңгы арада югалып торган иде кебек. Конкурстан соң «Барс медиа» белән бер еллык контракт төзегән булган. Хәзер ул мөстәкыйль.

– Бу проект миңа иҗат юлын сайлап ялгышмавымны аңларга ярдәм итте. Дөресен генә әйткәндә, бу миңа кирәк түгелдер инде дип, шактый икеләнгән идем. Җиңүемнән соң мин оештыручылар белән контракт төзедем. Бер ел дәвамында алар җырымны, үземне танытырга ярдәм итте, концертларга чакырды. Мин, дөрестән дә, зур дәрәҗәләргә ирештем дип әйтә алам, чөнки проекттан соң мине күрә башладылар. Бер ел узгач, үз юлымнан киттем. Җыр яздырдым, клип төшердем. Шушындый рухта эшемне дәвам иттерергә телим. Әйе, әлегә максатка таба адымнарым бик кечкенә. Ләкин, миңа калса, болай атлау күпкә яхшырак. Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Иң мөһиме – үземнең дөрес юлдан баруымны беләм. Киләчәктә исә «Барс медиа» белән эшләргә телим.


Фикер өстәү