Шәхси картлар йортында янгында 20 кеше үлгән

Төнлә Кемеровода шәхси картлар йортында янгын чыккан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Төнге сәгать бердә 13 кешенең вафаты турында билгеле булды. Хәзер янгын корбаннары 20гә җиткән. Тагын берничә кеше пешкән.

Янгын сүндерүчеләр янган бина җимерекләрен тикшереп бетергән. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

/Татар-информ


Фикер өстәү