Путин өстәмә мобилизациядә ихтыяҗ юк, дип белдерде

РФ президенты Владимир Путин дәүләт өчен дә, оборона министрлыгы өчен дә өстәмә мобилизациядә ихтыяҗ юк, дип белдерде.

«Хәзерге шартларда өстәмә мобилизация чаралары турындагы сөйләшүләрнең мәгънәсе юк», — диде ул СПЧ әгъзалары белән очрашуда.

Путин билгеләп үткәнчә, 300 мең мобилизацияләнгәннәрнең 150 меңе хәтта хәзер дә әле һаман да Оборона министрлыгы полигоннарында яки уку үзәкләрендә тора, ягъни бу хәрби резерв. Армиягә алынганнарның икенче яртысы — тагын 150 мең операция уздыру зонасында, группировкада тора.

«Аларның яртысы гына — 77 мең турыдан-туры хәрби бүлекчәләрдә», — дип ачыклык кертте Путин.

Калганнары территориаль оборона гаскәрләре функцияләрен үти яки СВО зонасында өстәмә әзерлек уза.

 


Фикер өстәү