19 яшьлек кыз керфек ясатырга киткән арада, өйдә ялгыз калган ике сабый янгында һәлак булган

Кичә – 20 декабрь көнне Новосибирск шәһәренең Первомайский районында коточкыч фаҗига булган: Грунтовая урамындагы йорт фатирында янгын чыгып, 2 баланың гомере өзелгән. Бер яшьлек кызчык һәм аның 2 яшьлек абыйсы төтеннән тончыгып үлгән.

Сабыйлар, әнисе һәм аның сөяркәсе белән, кеше фатирында яшәгән. Фаҗига килеп чыкканда, балалар үзләре генә өйдә булган, дип яза nsktv.ru.
Күршеләре әйтүенчә, янгын чыккан көнне сабыйлар 19 яшьлек няня белән калган. Әмма бала караучы кыз үз эшләре белән каядыр китеп барган. Һәлак булган сабыйларның туганы сөйләвенчә, кыз тырнакмы, керфекме ясатырга дип матурлык салонына чыгып чапкан. Ул балалар әнисенең дусты булган, аларны моңа кадәр дә алып калганы булган.
Сабыйларны үтерү статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Шулай ук 2 яшьлек малайның һәм 1 яшьлек кызчыкның үлеме сәбәбен билгеләү өчен суд экспертизасы билгеләнгән.


Фикер өстәү