“Поле чудес” тапшыруында катнашкан Динә Закирова: «Леонид Якубовичны күрү үзе бер бәхет булды»

Танылган скрипкачы Динә Закирова, Камал театры хезмәткәре Таңсылу Мостафина һәм баянчы Сәйдәш Фахразиев “Поле чудес” тапшыруында катнашкан. Бу хакта Динә ханым Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. Без исә аңа шалтыратып, тапшыруда катнашудан алып кайткан хис-кичерешләре белән уртаклашуын сорадык.

— Г. Камал театры хезмәткәре, “Шәрык” клубында эшләүче Таңсылу Мостафина әлеге тапшыруга хат язган булган. Таңсылу — бик талантлы, оста кызыбыз. Аның белән сигез ел тирәсе бер команда булып эшлибез, дуслар да без. Шуңа күрә “Могҗизалар кыры”на да бергә бардык, — диде ул.

Динә Закированың моңа кадәр дә “Останкино”да булганы бар иде, тик барган саен яңа кичерешләр белән кайтам, ди ул. Исегезгә төшерәбез, 2007 елда ул “Минута славы ” тапшыруында оркестр кызлары белән катнашкан иде.

— Монысы да бик кызыклы, күңелле сәяхәт булды. Андагы студиягә шаккатып, исем китеп кайттым. Беренчедән, тапшыру командасының профессиональлелегенә, режиссерларның игътибарлы булуларына сокландык. Тик мөһим таләпләрнең берсе – “эчке кухня”ны фото һәм видеоларга төшерергә ярамый. Бу турыда кат-кат искәрттеләр. Икенчедән, үзеңне “Беренче канал”да күрү горурлану хисе уятты, — диде ул.
Динә Закирова әйтүенчә, “Җырлыйк әле” тапшыруын бик еш кына “Могҗизлар кыры” белән чагыштыралар.

— Безнеке эфирга 20 елдан артык чыкса, федераль канал тапшыруы 30 елдан артык тамашачыларны сөендерә. Озак еллар экраннардан күрсәтелә торган тапшырулар буларак, чагыштыруларны урынлы дип саныйм. Мин телевидениедә 10 ел якын эшлим, тәҗрибәм бар, шуңа күрә миңа әлеге студиядәге эш мохитен күрү профессиональ яктан да кызыклы булды. Һәм үзебезнең “Җырлыйк әле” тапшыруы да алардан кимрәк эшләми дигән нәтиҗә ясадым. Командабыз чыннан да бик көчле. Әйтик, безнең режиссерыбыз Татарстандагы иң яхшы режиссерларның берсе, тапшыру авторы Нәҗип абый да борчылып, һәр тапшыруга бик җитди әзерләнеп килә торган шәхес. Мәскәү белгечләре белән чагыштырганда, бернинди дә кимчелекләребез юк, — диде ул.

Моннан тыш, үзебезнең татар егет һәм кызларын студиянең матурлыгы, тапшыруны алып баручы Леонид Якубовичның җаваплы кеше булуы сокландырган.
— Студия дә бик матур итеп бизәлгән иде. Ә инде Леонид Якубовичны күрү үзе бер бәхет булды. Без кечкенәдән үк “Могҗизалар кыры”н карап, андага барабанны әйләндереп карау хыялы белән янып үскән буын. Шуңа күрә андагы мохитне тоя алуны үзенә күрә бер балачак хыялын тормышка ашыру итеп кабул иттем. Без Леонид Аркадьевичны экраннар аша юмор хисле, күңелле кеше буларак кабул итәргә күнеккән. Тик тормышта ул бик җитди, төгәл, пунктуаль шәхес. Артык күп сүзле булмаса да, килгән һәр кунакка игътибар күрсәтә белә, — диде Динә Закирова.

Тапшыру барышында Таңсылу татарча җыр башкарып, тамашачылар мәхәббәтен яулый.


Фикер өстәү